1 октябрь 2019 яңалыклары
-
Мичәнбаш авыл клубында “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән кичә узды
29 сентябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында Өлкәннәр көненә багышлап “Күңел 17 дә...” дип исемләнгән концерт һәм очрашу кичәсе оештырылды. Мул табыннар әзерләп үткәргән әлеге чарага Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылып хөрмәтләнде.
-
Өч ел элек унбер яшьлек кыз үлгән бассейнда тагын бала бата язган
2016 елның 19 ноябрендә «Афина» бассейнына йөзәргә килгән кызның мәетен ике метр тирәнлектә су астында тапканнар иде.
-
Рәшит Сабировны гафу үтенергә өндиләр!
Казанның Иске Татар зиратында мәшһүр җыры Әлфия Авзаловага мемориаль комплекс ачылу тантанасында Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның чыгышы интернет киңлекләрендә бәхәс уятты. Берәүләр артистны хуплады, икенчеләре аны хәтта сүзләре өчен гафу үтенергә үк өндәде.
-
Бөтенроссия халык санын алуда хезмәт хакының күләме турында сорамаячаклар
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак.
-
"Мәгариф" линиясе буенча милли проект (үсеш ноктасы)
РФ Президенты В.В Путинның 2018 елның 7 нче май указы буенча “2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешендә стратегик мәсьәләләр һәм милли максатлар турында” дигән стратегик үсеш программасы кабул ителде. Программа унике үсеш юнэлешен уз эченэ ала. Бу проектка Татарстан да актив кушылды.
-
Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган
Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.
-
Г.Тукай исемендәге скверда Римма Ибраһимова агач утыртты
Скверда агач утырту традициясе 2015 елдан бирле саклана.
-
Россиядә халык санын алу беренче тапкыр интернет аркылы оештырылачак
“Ил буенча халык санын алучылар планшетлар белән йөриячәк”, - ди Наталья Гатауллина.
-
Анастасия Заворотнюкка теләктәшлек йөзеннән Нелли Уварова чәчен пеләшкә кырдырган
«Не родись красивой», «Атлантида» фильмнары аша танылган актриса Нелли Уварова Анастасия Заворотнюкка һәм аның кызына теләктәшлек йөзеннән чәчен пеләшкә алдырган.
-
«Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре конкурсы
Көз көне табигать безгә бик күп матур, тәмле һәм файдалы нәрсәләр бүләк итә. Нәкъ менә шуңа күрә Пүкәл авыл клубында балалар өчен «Көз бүләкләре» дип исемләнгән рәсем һәм кул эшләре конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм фантазияләрен күрсәттеләр. Барлык балалар да актив эшләре өчен зур булмаган бүләкләр алдылар. Ә иң мөһиме, балаларга кызык булды, бәйрәм рухы хөкем сөрде.
-
Контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны арткан
Кораллы көчләр тарихында беренче тапкыр контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләр саны чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүчеләр саныннан артып киткән.
-
«Шома бас» төбәкара бәйге җиңүчесе 150 мең сумлык сертификат алачак
Конкурс 2019 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбург шәһәрендә узачак.
-
Казанда бер авариядә өч кеше имгәнгән
Кичә кич Горький шоссесында өч автомобиль бәрелешкән.
-
“Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” әдәби кичә
30 сентябрь көнне Ә.Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә “Алтын куллар” клуб берләшмәсе белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган “Алтынга тиң үзләре, хикмәтледер сүзләре” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Клуб җитәкчесе Альбина Шамилова чараны махсус әзерләнгән сценарии буенча алып барды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы остабикәләрне тәбрикләп котлау сүзләре җиткерде. Икенче өлештә чара табын алдында үтте.
-
Рәшит Шамкай: "80гә җиттем. Бик ямансу"
Рәшит Шамкай журналистларга хәл-әхвәлләрен сөйләгән. "Тәрәзәдән карап утырам. Урамга чыга алмыйм, башым әйләнә", - ди ул.