Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган

Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.

Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрдә хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте бүген көндез Достоевский урамында булган. Видеода юлда ике чит ил машинасының кара-каршы бәрелешкәнлеге күренә. Һәлакәткә очраган машиналарга башкалары да бәрелгән.

«Юл-транспорт һәлакәте бүген 83 нче йорт каршында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Тойота» «Фольксваген»га бәрелеп киткән, аннары маневр ясаганда, светофорда торган икенче «Тойота» белән кара-каршы бәрелешкән», — дип сөйләделәр шәһәр ЮХИДИндә.

Һәлакәт аркасында йөртүчеләрнең берсе аягын һәм борын сөяген имгәткән. Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев