Мактаулы хезмәткә багышланган гомер
Район яңалыклары

Мактаулы хезмәткә багышланган гомер

Җир йөзендә кайсы гына һөнәр иясен алсаң да, аның башында укытучы тора.

Розалия Сәлахиева
Розалия Сәлахиева

Розалия Сәлахиева: йөрәге мәктәпкә багышланган шәхес

Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, бу мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган олы йөрәкле, көчле рухлы, үз һөнәренә тугры булган мөгаллимнәр күп. Аларның һәрберсе аерым мактауга лаек. Шундый укытучыларның берсе - Курсабаш мәктәбендә 26 ел мәктәп директоры булып эшләгән, математика укыткан гадел һәм олы җанлы кеше - Розалия Заһретдин кызы Сәлахиева. Үз эшенең остасы булган мөгаллим, җитәкче мәктәп өчен үзен һәм үзенең бөтен гомерен багышлады.

Балачактан укытучылыкка: беренге адымнар һәм хыялның тормышка ашуы

Розалия Сәләхиева 1954 елның 1 маенда Курсабаш авылында Заһретдин абый белән Миннебану апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1969-1973 елларда Арча педагогия училищесында укып, башлангыч класслар укытучысы һәм пионервожатый белгечлеге буенча диплом ала. Аннары Шекше мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, 1975 елдан туган мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.

Директорлык юлы: беренче авырлыклар һәм яңа мәктәп

1984 елда Курсабаш сигезьеллык мәктәбенә директор итеп куела. Шул көннән бихисап йокысыз төннәр, борчу-мәшәкатьләр, шатлык-куанычлар китергән, чирек гасырдан артыгракка сузылган җитәкче юлы башлана. Розалия Заһретдин кызы, баш-аягы белән шул вазифага бирелеп, җигелеп тарта башлый.

Агач бурадан эшләнгән, һәр бүлмәсе утын ягылган иске мәктәп. Инде заман таләпләренә җавап бирмәүче бина яшь тынгысыз җитәкченең күңеленә тынгылык бирми. Ниһаять, өч елдан соң 1 сентябрьдә 192 урынга исәпләнгән яңа урта мәктәп ишекләрен ача.

Яңа парталар укчыларны көтә
Яңа парталар укучыларны көтә

Хатын-кызга җитәкче булу җиңелме?

Җитәкчелек иткәндә ирләр акылы, фикерләве кирәк булган мизгелләр байтак. Гомумән, хатын-кызга директор булу җиңел түгел. Күп ирләрнең дә кыюлыгы җитмәгән эшләрне Розалия Заһретдин кызы үзенең үҗәтлеге һәм тырышлыгы белән уңышлы башкарып чыга.

Мәктәпне ташкүмер ягып җылытылган чорларда ягулык белән тәэмин итү, укытучыларга утын бирелгәндә аны юллап алу, алып кайтып бирү мәсьәләләрен хәл итү кебек мәшәкатьләр ул вакыттагы җитәкчеләр өчен гадәти хәл. Бина ачылу белән матди-техник база туплап, югары сыйныф егетләрен трактор йөртү таныклыгына укытуны оештыру да зур тырышлык сорый. Шуның белән мәктәп җирле хуҗалыкны механизаторлар белән тәэмин итүдә зур өлеш кертә.

Зур абруйлы мәктәп

Район мәктәпләре арасында Курсабаш мәктәбенең абруйлы урыны булды. Розалия Сәлахиева мәктәпне җиһазландыру, квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Төрле конкурсларда да мәктәп читтә калмый. «Ел мәктәбе‑93» конкурсы дипломанты була. Ул эшләгән чорда төрле елларда яңа уку елына әзерлек буенча Курсабаш мәктәбе 7 мәртәбә районда 1нче урынга лаек була.

Материал табу өчен нинди генә ысуллар тапмый эзләнүчән җитәкче. Территорияне яңа койма белән әйләндереп алу өчен Теләче районы басуыннан иске газ трассасының полиэтилен торбаларын казып алып кайту кебек мисалларны күп китерергә мөмкин.

Ике айда  зур эш: газ җылыту һәм капиталь ремонт 

1995 елда мәктәпне газ белән ягып җылытуга күчерү өчен ир-ат укытучылар һәм кочегарлар белән берлектә котельнаяга янкорма эшләп, котеллар урнаштыру, төтен юлларын чыгару һәм җылылык үткәргечләрне үзгәртеп коруны да ике ай эчендә башкарып чыга.

Ә 2009 елда мәктәптә масштаблы капиталь ремонт үткәрелә. Эш тәмамланганчы беренче чирекне укучыларның төрле сыйныфлары мәдәният йортында, Курсабаш җәмгыятенең идарә бинасында, балалар бакчасында һәм авыл китапханәсендә укый. Уку-укыту һәм ремонт мәсьәләләрен берьюлы кайгырту җиңел булмагандыр. Шул ук вакытта укучыларны җылы ризык белән тәэмин итү күмәк хуҗалык ашханәсендә оештырыла.

Юбилей шатлыгы һәм олимпиада җиңүләре 

2001 нче елда мәктәпнең 50 еллык юбилее зурлап уздырыла. Мәктәп директоры коллективны шушы максатка туплап, мәктәп тарихын күтәрү, җидееллык һәм урта мәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларын, республикакүләм абруйлы урыннарда эшләүче элекке укучыларны барлау, чараның лаеклы программасын эшләү һәм кунакларны каршы алып очраштыруны югары дәрәҗәдә башкарып чыга.

Математика укытучысы буларак Розалия Заһретдин кызы үз фәнен бик яратып, җиренә җиткереп укыта. Укучыларының фән олимпиадаларында һәм бәйгеләрдә урыннар алуы, чыгарылыш имтиханнарын даими рәвештә уңышлы тапшырулары моның ачык дәлиле. Юлсыз, техникасыз чорларда укучыларны төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга катнаштыру җиңел булмый. Үзе дә хисап бирү документлары белән район үзәгенә еш йөри.

Мәктәп яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, халык хуҗалыгы өчен җирле кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек була.

Җитәкчелек дәверендә аңа күпме укытучы, техник хезмәткәр белән эшләргә туры килгән. Кулдагы бармаклар төрле булган кебек, укытучылар һәм хезмәткәрләр характеры да төрле. Алар белән уртак тел табу, эшне дөрес оештыру өчен җитәкчегә зур көч куярга туры килгәндер.

Розалия Заһретдин кызы мәктәп коллективын берләштерүче, балалар өчен уңайлы һәм имин мохит тудыручы оста җитәкче булды. Ул яшьләргә - остаз, өлкәннәргә - акыллы киңәшче, хезмәттәшләренә һәм җитәкчеләргә - яхшы белгеч.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң җаваплы һөнәрләрнең берсе

Бөтен гомерен мәгариф тормышына багышлаган бу ханым турында китап язып булыр иде. Чирек гасырлык фидакарь хезмәт - мәктәп тарихында, балаларның язмышында һәм коллективның үсешендә калган зур мирас.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Розалия Заһретдин кызы шушы бөек исемне гәүдәләндерүче олпат шәхес булды һәм бик күпләрнең күңелендә шулай калыр.

Райлә Йосыпова.

Укытучыларга чәчәкләрнең иң матуры, рәхмәтләрнең иң зурысы...
Укытучыларга чәчәкләрнең иң матуры, рәхмәтләрнең иң зурысы... 

 


Нет комментариев