Район хуҗалыкларында соңгы агротехник чараларның берсе - җирне төп эшкәртү төгәлләнеп килә
Район яңалыклары

Район хуҗалыкларында соңгы агротехник чараларның берсе - җирне төп эшкәртү төгәлләнеп килә

Бу чара районда 28 октябрьгә 12279 гектарда башкарылды

Көзге кыр эшләре: сөрү мәйданнары һәм үтәлгән күрсәткечләр

Моның өчен октябрь ае бик уңайлы килде. Явым-төшем булмады диярлек. Нәтиҗәдә туңга сөреләсе мәйданнар барлыгы 33605 гектар тәшкил итеп, шуның 96 процентында эш төгәлләнгән.Агымдагы атнаның беренче көнендә җир эшкәртү «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» бригадасында да соңгы гектарларда алып барыла иде.

 

«Тимершык» бригадасында эш: механизатор Илсур Вәлиуллинның эш тәртибе

Элгәре көзге бодай булган мәйданда «Нью Холланд» тракторына тагылган «Дельтафлекс» агрегаты белән механизатор Илсур Вәлиуллин эшли.

«Бу хәзер 100 гектарлы дүртенче басуым. Эшкәртү нормасы 22 гектар инде. Туфракны тиешле тирәнлеккә туры китереп йомшартырга тырышабыз. Һава шартлары яхшы тора, шунлыктан техникага артык көч килми», — ди Илсур.

Техниканың үзгәрүе: элеккеге һәм хәзерге эшчәнлек

Элеккерәк елларда колхозларда барлык басулар сукалана, башмаклы тракторлар көнгә 5 гектар эшкәртә ала иде. Әмма алар күп, кайбер хуҗалыкларда төрле маркадагы "ДТ"ларның гына да 20гә җиткәне булды. Хәзер исә алар санаулы гына калды, эшне зур егәрлекле берничә техника башкарып чыга.

Тирән эшкәртү уңышны  арттыра

Агроном Дамир Мөхәммәтҗановның әйтүенчә, хуҗалыкның 3222 гектар сөрү җирләре бар һәм шуның 2015 гектары эшкәртелергә тиеш булган. Тирәнтен эшкәртү 500 гектардан артып киткән.

«Җирне тирән итеп эшкәртү бик отышлы. 25-30 сантиметр тирәнлектә «предплужная подошва» дигән катлам бар. Явым-төшемнең аска һәм грунт суларының өскә тартылуы өчен шул катламны җимертү кирәк. Нәтиҗәдә яңгыр, кар сулары җиргә сеңеп кала, агып китми. Дым, көпшәк туфрак тамыр системасын киң итеп формалаштыра. Моның өчен җирнең норматив тыгызлыгы 1,2 грамм-сантиметр булуы шарт. Тирән эшкәртү варианты кукруз, рапс, борчак, күпьеллыклар үстерелгән мәйданнар өчен аеруча кирәк, башка культураларга да файдага гына»,— диде агроном.

Уңыш күрсәткечләре һәм киләчәк планнар

Илсур Вәлиуллин эшкәрткән кырда «Ермоловка» сортлы бодай 48 центнер уңыш биргән. Аның потенциалы 150 гектарга кадәр һәм артыграк та. Иң югары уңыш (165,7 ц/га) 2022 елда Орел өлкәсендә теркәлгән. Язын монда һава торышына карап, техник культуралар — кукуруз, рапс яисә бөртеклеләрдән борчак игеләчәк. Кимендә 600 гектар мәйданны тирәнтен сукалау планлаштырылган.

Илсур Вәлиуллин
Илсур Вәлиуллин

Солы кырында эш: Нәзир Хәмитов һәм Рушан Халиков

Әлеге максатка ирешүдә быел солы үстерелгән 120 гектарлы кырда Нәзир Хәмитов белән Рушан Халиков та "Кировец«ны ике сменада җитештерүчән эшләтәләр. Тракторга тагылган «КГ-2,5» туфрак йомшарткычы сәгатенә 45 сантиметр тирәнлеккә кадәр 2-2,5 гектар җир сөрә ала.

«Бу агрегатны такканга 19нчы көн бугай. Көнлек җитештерүчәнлек 15тә, 20 гектар да була. Стойкалар (җирне ертып баручы табаны — авт.) җирнең катылыгына карап чыдый. Аларны алыштыру озак вакыт алмый. Бүген төнге сменага Рушан килә. Аннары алышынабыз», -ди Нәзир.

Нәзир Хәмитов
Нәзир Хәмитов

Бригада җитәкчесе Ришат Галимулла улы: планнар һәм әзерлек

«Тимершык» бригадасына шушы көннәрдә генә җитәкче вазифасына билгеләнгән Ришат Галимулла улы күп еллар аграр тармакта эшләгән кеше. Тимершык, Кызыл Мишә, Иске Мичән, Керәнне авыллары халкы белән электән таныш, яхшы мөгамәләдә.

«Алар белән кулга-кул тотынып, аңлашып эшләү, хуҗалыкны алга күтәрү бурычы куябыз. Киләчәк бар, эшче көчләр җитәрлек. Кыр эшләре бетеп килә. Басудан кайткан агрегатлар юылып-агартылып саклау урыннарына куелды. Мичән ягында да, Тимершыкта да тырмалар ремонты башланып китте. Яңа елга кадәр язгы кыр эшләрендә катнашучы тагылма агрегатларны төзекләндерүне планлаштырабыз. Терлекчелеккә килгәндә, белгечләр үз вазифаларын яхшы аңлап башкаралар. Күрсәткечләр акрынлап тагын да яхшырыр дигән ышанычта калабыз», - диде Ришат Ахунҗанов.

Районда кукуруз уру төгәлләнде. Силоска — 142313 тонна, бөртеккә 87181 центнер салынды. 


Нет комментариев