Мәгариф идарәсе «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә балалар бакчаларының белем һәм тәрбия бирү процессында төп катнашучылар – ата-аналар өчен чын гаилә очрашуы уздырды.
«Сабантуй» мәдәни-спорт комплексының заманча залында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләреннән төзелгән 16 команда квиз-уенда көч сынашты. Ата-аналар берничә сәгатькә өй мәшәкатьләреннән арынсын, авыр эш көненнән соң күңелле ял итсен һәм рәсми булмаган шартларда аралашсын өчен оештыручылар бар көчләрен куйдылар.
Балачакның яраткан әкиятләрен тану, көндәлек килеп туган ситуацияләрне чишү, хәйләкәр логик сорауларга җавап бирүне үз эченә алган интеллектуаль көрәш 6 раундтан торды. Һәр өстәл артында кайнар фикер алышулар дөрес бирелгән җавапка чын күңелдән шатланулар белән алмашып барды. Жюри балларны санаган арада катнашучылар бер-берсе белән аралаштылар, тәмле чәй эчтеләр һәм концерт номерлары карадылар. Беркем дә игътибарсыз калмады: 16 команданың һәркайсына грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында -Шәмәрдәннең 3 нче номерлы «Салават күпере»; 2 урынны — Иләбәрнең «Умырзая», 3 урынны Лесхозның «Ләйсән» балалар бакчалары командалары яулады.
Нет комментариев