Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч ел элек унбер яшьлек кыз үлгән бассейнда тагын бала бата язган

2016 елның 19 ноябрендә «Афина» бассейнына йөзәргә килгән кызның мәетен ике метр тирәнлектә су астында тапканнар иде.

Чаллыда өч ел элек унбер яшьлек кыз бала батып үлгән бассейнда 7 яшьлек малай белән бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итә.

Тикшерү органнары һәм шәһәр прокуратурасы беренче бәхетсезлек очрагыннан соң бассейнның корылмасы үзгәртелүен, балалар белән шөгыльләнү өчен җиһазланган булу-булмавын ачыклаячак. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллыда бассейнда бата язган малайны тренер душка җибәргән һәм күз алдыннан югалткан.

Бала белән гадәттән тыш хәл булган бинада «Афина» спорт комплексы урнашкан иде. 2016 елда биредә 11 яшьлек укучы кыз батып үлгән. Беренче очракта шулай ук инструктор-коткаручының карап җиткермәве сәбәп булган. Коткаручы 16 яшьлек егет эшкә рәсми төстә урнаштырылмаган булган.

2016 елның 19 ноябрендә 11 яшьлек кыз дусты белән «Афина» бассейнына йөзәргә килгән. Ул кинәт су өстеннән юкка чыккан. Дус кызы аны эзләп караган, аннары инструкторга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Инструктор кызның мәетен бассейн төбеннән алып чыккан.

«Афина» спорт комплексындагы фаҗигадан соң хокук саклау органнары үзәк администраторы булып эшләүче 34 яшьлек Олеся Шадринаны һәм спорт комплексын гамәлгә куючы Наталья Мавренкованы тоткарлаган.«Афина» спорт үзәген гамәлгә куючы Наталья Мавренкованы шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Бу хәлдән соң «Афина» бассейны урнашкан «Автозаводец» бинасының хуҗасы алмашынган. Анда «Кама» сәүдә үзәге ачылды. Җәй башында «Сильная арена» фитнес үзәге челтәрләре филиалы урнашкан. Хәзер Чаллыда аның биш ноктасы бар.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев