2 март 2015 яңалыклары
-
Сабалыларны рәттән өч көн ял көтә
Бу атнада Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сабалыларны рәттән өч көн ял көтә. 8 март көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, дүшәмбе көнне районыбыз халкы ял итәчәк.
-
Машина йөртүчеләргә 1нче июльдән яңа штраф
1нче июльдән машина йөртүчеләр зур булмаган юл һәлакәтенә эләккән очракта, бүтәннәргә комачауламас өчен, үзләренең машиналарын юл кырыена чыгарып куярга тиешләр. Кагыйдәгә буйсынмаганнарны 1мең сум штраф көтә. Бу кагыйдәләр машина йөртүчеләр "Европротокол" белән күбрәк эш итсен һәм юлларда бөке ясалмасын өчен кулланышка керә.
-
Рөстәм Миңнехановка Татарстан яшьләреннән бүләк [+видео]
Татарстан Республикасы президентына 58 яшь тулу уңаеннан, Татарстан яшьләре кызыклы бүләк әзерләгәннәр.
-
Яр Чаллы шәһәрендә бер ир сөйгәнен борыныннан тешләгән
Талашканнан соң ир хатынының борынын һәм иреннәрен тешли. Бу хәл Чаллыда була. Бергә яшәгән ир белән хатын арасында низаг чыга. Исерек ир ачуыннан сөйгәненең иренен һәм борынын тешләп ала. Аннан үзе ашыгыч ярдәм машинасы чакырта. Сырхауханәдә хатынның иреннәрен тегәләр. Аңа берничә көн дәваланырга туры киләчәк. Табиблар әлеге ирне полициягә хәбәр...
-
Өлкәннәр гаебе белән алты яшьлек баланың гомере өзелә
Кышның соңгы көнендә чана белән таудан шуып төшүче өч кешене - ике оныгы белән әбине машина бәрдерә. Бу хәл Биектау районының Мульма авылында була. Фаразларга караганда, "RENAULT SANDERO" автомобилен йөртүче аек хәлдә булмый. Өстәвенә зур тизлектә хәрәкәт итә. Әби дә оныклары белән таудан юлның машиналар йөри торган өлешенә шуып төшә...
-
Интернет өчен салым түләячәкбез
Быелның өченче кварталында интернеттан файдаланган һәркем салым түли башларга мөмкин. Бу уңайдан Россия Мәдәният министрлыгы Гражданлык кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерли. Кайбер хәбәрләр буенча, интернеттан кулланучылар оператор белән килешү төзеп, ел саен өстәмә 300 сум түләп барырга тиеш булачак.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова өченче тапкыр әни булды
28 февраль көнне җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова өченче мәртәбә әни булды. Табу вакыты - 16.40, буе - 50 см, авырлыгы - 3090 грамм. Ландышның тормыш иптәше Фәрит Таишев белән уллары Әнвәр белән кызлары Ләйләне үстерүләрен беләсездер. Димәк, апа һәм абый янына тагын бер энекәш дөньяга килде. Ландыш йөклелекнең соңгы аена кадәр...
-
БДИ – әллә укытучыга җиңелме
Начар билге укучының гына түгел, укытучының да язмышын хәл итә. Шулай булгач, БДИны мөгаллимнәр дә борчылып көтә. Балалар имтиханны тапшыра да - кайсы кая таралыша. Ә укытучыга алга таба да эшлисе, белемен күтәрәсе бар. Ә бүгенге вазгыять "бер кашык дегет бер мичкә балны боза" дигән әйтемдәге кебек килеп чыга. Инде...
-
Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионаты төгәлләнде
Чемпионатның иң соңгы узышында ир-атлар 50 чакрым арада җитезлекләрен сынады. Марафон узышында Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков та чыгыш ясады. Кызганычка каршы, Россия чаңгычылары медаль яулый алмады. Максим Вылегжанинны "бронза"дан аз гына вакыт аерып торса, Андрей финишка 27 нче генә булып килде. Чаңгы ярышы. Дөнья чемпионаты. Ир-атлар. 50 чакрым. 1. Петтер...
-
ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән рейд
Үзләрен гаепсез итеп күрсәтергә тырышучылар күп иде. Дөрес, әлегә исерекләр очрамады,- диделәр ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте инспекторы Габделбари Кадыйров полиция хезмәткәре Аяз Каюмов рейдка кушылып китәргә ниятемне белдергәч. ЮХИДИ хезмәткәрләре февраль аенда Сабада, Юлбатта, Лесхозда, Шәмәрдән-Казан юлында 8 исерек йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Шуларның икесе авария китереп чыгара, берсе өстәвенә руль артына...
-
Наил Кадыйровның иҗатына багышланган күңелле кичә узды
15 февральдә Сатыш авылы мәдәният йортында, Әфганстанда хезмәт икән Наил Кадыйровның иҗатына багышланган күңелле кичә узды. Бәйрәмгә Саба районы хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков килгән иде.