2 май 2014 яңалыклары
-
1 майны Кече Кибәче халкы да йомырка кызартып каршы алды
Зәки абый авылын яшелләндерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Мондый бабайлар булганда авылларыбыз тагын да ямьләнә. Афәрин, Зәки абый!
-
Төбәк авылында балалар йомырка җыеп бәйрәм ясады
Бәйрәмнең төп химаячеләре - әтәч белән тавык) Замирә Сәмигуллина фотолары.
-
Бүген район мәдәният йортында банк хезмәткәрләре концерты үтә
Бүген район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" смотр-конкурс кысаларында Җаваплыклары чикләнгән "Ак Барс" банк, "Татфондбанк", "Россельхозбанк", "Сбербанк" җәмгыятьльләре коллективлары чыгышлары.
-
Сатыш авылы май аен йомырка җыеп каршылый [фото]
-
Татарстанда 62 яшьлек ир-атны поезд бәргән
28 апрель көнне Кукмара бистәсенең "Бертуган Комаровлар урамы" тукталышында 1952 елгы ир-атны маневрлы поезд бәрдергән. Әлеге ир кеше Кукмара бистәсендә яшәгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе Рамил Нургалиев хәбәр итә, дип җиткерә Интертат.ру сайты.
-
Сабадагы “Универмаг”тан ир белән хатын-кыз 720 сумлык күлмәк урлаган
Техника камилләшүе шартларында кәкре куллыларга урлашу кыенлаша бара. Сәүдә нокталарында, базарларда угрылыкны видеокүзәтү җайланмалары бик нәтиҗәле фаш итә. Әмма кайбер кәкре куллылар техника казанышларыннан хәбәрдар түгел, ахрысы. Алар сәүдә нокталарыннан әйбер чәлдерү аркасында бик күңелсез хәлдә калалар. Күптән түгел Саба үзәгендәге "Универмаг"ка урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасын әйләндергәндә угрылык итү факты ачыклана....
-
Кар астыннан кыш буена җыелып барган чүп-чар чыгып, битне кызарта
Әйләнә-тирә мохитне чиста тоту хакында күпме язып, сөйләсәк тә, кайберәүләргә үгет-нәсыйхәт тәэсир итми. Хәер, хәзер кыңгыр эшне күрүчеләр: "Аны күрмәгәнең артык", - дигән фәлсәфә белән яши. Авылдаш, урамдашларыбыз бөтен чүп-чарын якындагы ерганакка чыгарып ыргытамы, су буена ташлыймы, эчтән генә көябез дә, ләм-мим дәшмибез. Мөгаен, безгә иң элек, М.Булгаковның "Собачье сердце"...
-
Авыл җирлекләре арасында узган смотр-конкурсның йомгаклау концертыннан фоторепортаж