2 июль 2018 яңалыклары
-
Сөт ризыкларына яңа тамга куеп сатачаклар
Сөт ризыкларын яңа төрле тамгалау июль урталарында башлана.
-
Австралия татарлары Татарстанда ике телне дә яхшы белергә кирәк дигән фикергә килде
Бу турыда алар “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.
-
Чаллыда суд беренче курстагы ике студент кызны ришвәт бирүдә гаепле дип тапкан
Студент кызлар укытучыга тарихтан зачет алу өчен икешәр мең акча күчергән.
-
Җырчы Рамил Закиров өйләнде! [фото-видео]
“Тик син генә”, “Эх, дәрт бар иде” кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 1 июль көнне Закировлар гаиләсе гөрләтеп туй мәҗлесен үткәрде.
-
Австралия татары инглиз телендә язылган йөз китапны татарчага тәрҗемә иткән
Зөһрә Садри сүзләренчә, Австралиядә татар китаплары җитми.
-
Теләчедә авариядә мотоциклчы җитди имгәнгән
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Хәлил Шәйхетдинов Россия һәм Испания матчы турында: Безнекеләр бирелеп уйнады
Министрның беренче урынбасары Хорватия белән матчта да Россия җыелмасының җиңәчәгенә ышануын әйтте.
-
Иркутскида бозлы яңгыр сәүдә үзәге түшәмен җимергән
Шаһитлар әлеге урыннан видеоязмаларны социаль челтәрләрдә куйган.
-
Кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр белән очрашу
1 июль – Рәсәйдә хәрби бәрелеш ветераннары көне уңаеннан кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр белән очрашу үтте.
-
Айгөл Бәдретдинова: Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм
“Татарстан хәбәрләре” тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдинова 7 елдан артык “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә эшли. Айгөл белән ТНВдагы эшчәнлеге һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.
-
"Тутырылган борыч"
Рецепт.
-
Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-при бирелмәгән
Иң кызыгы, быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При үз иясен тапмады.
-
Саба районы фермерлары Арчада Татарстан Республикасы фермерлары Спартакиадасында катнашты
30 июнь көнне Саба районы фермерлары Арчада Татарстан Республикасы фермерлары Спартакиадасында катнашты.
-
Социаль челтәрләрдә “Иң яхшы Сабан туе” конкурсы башланды
Беренче урын алган районга “Гөбәдия” кубогы тапшырылачак.
-
Исерек хәлдә машина йөртү турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керә
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.