Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек хәлдә машина йөртү турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керә

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Машина йөртүчеләрнең канында бер литрда 0,3 граммнан артык спирт табылган очракта, административ җаваплылык билгели торган закон 2 июльдән үз көченә керә. РФ Президенты әлеге канунны апрель башында имзалаган. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Законда яңа нормалар каралмаган. Моңа кадәр организмдагы алкоголь күләме промилледә исәпләнде. 1 литр канда спиртның күләме 0,3 граммга туры килгән күрсәткеч сулап чыгарылган 1 литр һавага 0,16 миллиграмм тәшкил итте.

Әлеге маддә нигезендә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автомобиль йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә; аңа шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф салына. Транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдәге башка кешегә тапшырган өчен дә шундый ук административ җаваплылык каралган.  

Фото: https://pixabay.com | Jace

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев