2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Салкын тия башлаганын сизсәгез [файдалы киңәш]
Салкын тия башлаганны сизсәгез озак көтмичә 2-3 тырнак сарымсак алып ипи белән озак итеп чәйнәп йотарга кирәк. Артыннан лимонлы чәй эчеп куйсагыз тагын да яхшырак булыр. Бу ысуллар йоклар алдыннан профилактика өчен дә файдалы булыр. Сау-сәламәт булыгыз, дуслар!
-
Саба районындагы товар поездына ут капкан [+фото]
Кичә, 1 ноябрь, кичке сәгать 18:10 минутта Иштуган авылында булган товар поездының двигателенә ут каба. Зыян күрүчеләр һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
-
Һәлакәттә үлгән 3 яшьлек баланың гәүдәсе 8 чакрым ераклыкта табылган [+фотолар]
Кичә, 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында Airbus A-321 самолеты һәлакәткә юлыккан урында эзләү эшләре дәвам итә. Мисыр коткаручылары өч яшьлек кыз баланың үле гәүдәсен һәлакәт булган урыннан 8 чакрым ераклыкта табылуы хакында хәбәр итте. Хәзер эзләү эшләре төп һәлакәт булган урында гына түгел, ә аннан 15 чакрым ераклыкта...