2 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин: “Соңгы вакытта татар җырчылары, аларны сөйләсеннәр өчен, әллә ниләр эшли”
Татар эстрадасында гаугалар булып кына тора: дуэт һәм төркемнәр таркала, артистлар популяр җырларны бүлә. Күпләр, тамашачылар арасында үз исемнәрен күтәрү өчен, имидж-образларын үзгәртә, башкалары шушы ук максатны күздә тотып, кардиналь адымнарга барырга да әзер.
-
Элвин Грей: "Гүзәл Уразова белән низаг хэппи энд белән тәмамланачак"
Бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясе барышында Элвин Грей Гүзәл Уразова белән килеп чыккан низаг турында кайбер фикерләрен әйтте. Җырчы белдерүенчә, аның Гүзәл Уразова белән шәхси мөнәсәбәтләрен бозасы килмәгән, әмма эндәшмичә дә кала алмаган.
-
“Абау, җаным, монда нишләп йөрисең?”
“Тукай юлы” дигән сүз телгә керә башлаганга да инде шактый вакыт узды. Баштарак күңелгә “җәяү, атта, сәпидтә ил-җир гизәргә теләүче табылырмы...” дигән шик тә үрмәләп керә башлаган иде. Җитмәсә: “Юл газабы кемгә кирәк ул, Кушлавычка, Кырлайга машина белән дә барырга була бит”, – диючеләр дә табылды.
-
Мишә авыл җирлегендә “Тату сыйныф серләре”
Районыбызда әти-әниләр комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең муниципаль этабы дәвам итә.Бәйге-очрашу 29нчы октябрьдә Сабабаш төп мәктәбендә үтте. Лесхоз урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәпләренең командалары уңышлы чыгыш ясады.
-
Радик Юлъякшин үзенең татар йолдызлары фабрикасын ача
"Элвин Грей" лейблы яңа артистларны дөньяга чыгару өчен мәйданчык булачак", - диде продюсер Александр Слюсаренко.
-
Казан аэропорты Туполев исемен йөртергә тиеш - Казан технология университеты музее мөдире
Валентина Коняхина фикеренчә, юбилейлар елы булганга, быел аэропортка бөек авиаконструктор исемен бирү аеруча зур вакыйга булыр иде.
-
"Татмедиа" генераль директоры басма матбугат белән кызыксыну бетмәячәк дип саный
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» республика почтальоннары, элемтә бүлекләре арасындагы унынчы бәйгегә нәтиҗә ясады.
-
Ветеринарлар сыер белән сарыкны янәшә асрамаска киңәш итә
Сарыклардан мөгезле эре терлеккә үлем куркынычы яный торган чир йогарга мөмкин.
-
«Татар-информ» агентлыгында кунакта – популяр җырчы Элвин Грей
«Татар-информ» агентлыгында «ElvinGrey» музыкаль лейблын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе уза.
-
Татарстан синоптиклары бозлавык һәм томан хакында кисәтә
Көндез Татарстан башкаласында +2..+7 градус җылы булачак.
-
Сабада этнографик диктант яздылар
Бүген сабалылар район үзәк китапханәсенең укулар залында зур этнографик диктант яздылар.
-
Галинурның гармун хикмәтләре
Югары Симеттә яшәүче Галинур абый Галәветдиновны районыбызда гына түгел, тирә-юнь төбәкләрдә дә беләләр. Төрле конкурслар лауреаты булган өздереп уйнаучы гармунчы гына түгел, гармуннарга җан иңдерүче оста буларак танылган кеше ул.
-
“Хозур ТВ”да яңа тапшыру эфирга чыкты: кайчан һәм ничек күреп була?
ТР мөселманнары Диния Нәзарәте “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесендә бүгеннән “Хәерле сәгатьтә” тапшыруы эфирга чыга башлады. Тапшыруларны К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәлахова алып бара. "Хәерле сәгатьтә" программасы – телевизион журнал форматындагы төрле кунаклар белән әңгәмәләрне һәм кызыклы видеоязмаларны аралаштырып тупланган тапшыру.
-
3 нче "Д" сыйныф укучылары - "Саба таңнары"нда экскурсиядә
Саба гимназиясенең 3 нче "Д" сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Энҗе Рафиковна Загидуллина белән газетабыз эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Татарстан иҗтимагый оешмалары Россия Президентыннан 174 млн сум грант алачак
Россия Президенты грантлары бәйгесен үткәрүнең идарә комитеты утырышы быел 31 октябрьдә узды.