“Абау, җаным, монда нишләп йөрисең?”
“Тукай юлы” дигән сүз телгә керә башлаганга да инде шактый вакыт узды. Баштарак күңелгә “җәяү, атта, сәпидтә ил-җир гизәргә теләүче табылырмы...” дигән шик тә үрмәләп керә башлаган иде. Җитмәсә: “Юл газабы кемгә кирәк ул, Кушлавычка, Кырлайга машина белән дә барырга була бит”, – диючеләр дә табылды.
Була, әлбәттә, әмма, “Тукай юлы”ның максаты башка, аның төп идеологы, “Татарстан велосипедчылар берлеге” җитәкчесе Илдус Янышев фикеренчә, сәфәр “җәяүле кеше фәлсәфәсе”нә нигезләнергә тиеш иде. Ягъни син үзеңнең рухи һәм физик мөмкинлекләреңне сыныйсың, юл газабын юл йөрү рәхәтенә әйләндерәсең, табигать белән кушыласың, Тукай, милләт язмышы, шәхесләр белән бәйле тарихи урыннарны күрәсең, халыкның яшәү рәвеше белән танышасың...
Санап китсәң, күп инде ул. Шуның өстенә “Тукай юлы” хакимият органнарыннан бәйсез булып, чын халык проектына әйләнергә тиеш. Болар хакында Илдус әфәнде оештыру комитетының беренче утырышында сөйләгән иде. Ул сүзен дәлилләү өчен “Путь Сантьяго” дигән халыкара туристлык маршрутын мисал итеп китерде. Ягъни Испаниянең Сантьяго шәһәрендәге изге Яков каберенә теләсә кем, теләсә кайчан, төркем белән дә, берүзе дә сәфәр чыга ала.
Оештыру комитеты җитәкчесе, парламентыбыз рәисе урынбасары Римма Ратникова, аның фикерләре белән тулысынча килешеп бетмәде. Ни дисәң дә, юл йөрү кешенең иминлегенә бәйле. Аңа ял итәр, ашап-эчеп алыр, төн кунар өчен шартлар да тудырырга кирәк. Бу мәсьәләләрне җирле хакимият органнары ярдәменнән башка хәл итеп булмый. Чит илләрдә, аерым алганда “Сантьяго юлы”нда уңышлы сәфәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без әле “Тукай юлы” чатында гына торабыз дияргә була. Шуңа карамастан, берничә ай эчендә йөзләгән кеше, “Тукайга” барды инде.
“Путь Сантьяго”дан аермалы буларак без “Тукай юлы”на милли төсмер бирәбез. Бездә халык Испаниядәге кебек күпмедер дәрәҗәдә мифларда яшәгән изге Яков каберенә түгел, тарихи шәхес, милләт улына – Тукайга бара. Беренче сукмакны Римма Атлас кызы Ратникова үзе салды: фикердәшләре белән кыш көне – ат чаналарында, җәен тәпиләп, Тукай эзләреннән ике мәртәбә урап кайтты алар.
Җәйге сәфәр вакытындагы бер вакыйганы көлә-көлә сөйләде Римма ханым. Бер авылда бер апа аңа: “Абау, җаным, монда нишләп йөрисез?” – дигән. Авылчарак әйтсәк, “зур урында утырган”, нигездә, телевизордан гына күреп белгән җитәкченең җәяүләп авылга килеп керүе шаккатырган аны. Сөйләшә башлагач, күңелләре эреп китеп, чәйгә дә чакырган бугай. Менә монысы – халкыбызның асыл бер сыйфаты инде. Хәзер: “Кеше кырысланды, күңелләр катты...” – дип сөйләнсәк тә, авыл кешесенең йөзе якты, күңеле киң. Бу язганнарым вак кына бер нәрсә кебек тоелырга мөмкин, әмма “Тукай юлы”ннан чит-ят җирләрдә яшәүче башка милләт кешеләре дә барыр, ә авылларыбыз, татар рухын саклаучы урын буларак, сәфәрчеләргә кем икәнлегебезне танытыр.
Безнең кунакчыллыгыбызга килгәндә, бәлки, авылларда юлчыларны үзләре ашатып, милли ризыклар белән сыйлап, ял иттереп чыгаручылар да табылыр. Әлбәттә, бушка түгел. Шуңа күрә Тукай сәфәрен оештыручылар, әлегә район-авылларда махсус кунак йорты (“татар өе”) салып кую кирәк микән, дип тә икеләнәләр. Әлеге сәфәргә елына күпме кеше чыгасын да тәгаен генә белеп булмый бит.
Оештыру комитетының соңгы утырышында “Тукай юлы” эчендә нинди маршрутлар булырга мөмкинлеге хакында да тагын бер кат сөйләшеп алдык. Минем уйлавымча, барасы юллар Тукайга бәйле урыннар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Мәсәлән, нигә әле Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдиннәр рухы сакланган Чистай, Әлмәт якларына, Сәйдәшевнең кече Ватаны Биектау районына махсус сукмак салмаска? Римма Ратникова әле заманында Тукайны сыендырган Җаек (Уральск) каласын да телгә алды. Казахстанның әлеге каласы белән йөрешсәк тә шәп булыр иде.
Ә хәзергә “Тукай юлы”ннан фидакарьләр йөри. Узган якшәмбедә Чаллы егете Андрей Шиков Казан белән Яңа Кырлай арасын йөгереп узды. Аны иртәнге 7дә Казанда, Тукайның әдәби музеенда Римма Ратникова, музей директоры Гүзәл Төхвәтова сәфәргә озаттылар. 12 сәгать эчендә Кырлайга барып җитте Андрей. Без ул узган һәр чакрым турында дигәндәй, хәбәрдар булып тордык. Кар катыш яңгыр ява иде ул көнне. Кем әйтмешли, җүнле кеше этен дә чыгармый торган көн иде. Ашханә-фәләннәргә туктамыйча, аяк өсте генә махсус юл ризыгы ашап, ял да итми йөгергән Андрей. Мондый кеше турында нәрсә әйтәсең? Үзебезчә гади генә әйтсәк, “чын егет”. Соңыннан белештем, Андрейга 42 яшь икән. 100 чакрымга йөгерү буенча Россия беренчелекләрендә катнашкан. Чаллыда “Йөгерү машинасы” (“Беговая машина”) дигән түгәрәк оештырган. Үзе турында да “человек–машина” дип әйттеләр. Әмма тере кеше ул Андрей, 100 чакрым араны узарга теләсә кайсы якка чыгып китә алган булыр иде. Әмма “Тукай юлы”н сайлаган бит әле.
Андрей туган, гафу ит, сине Кырлайда каршы алырга исәп тә бар иде. Синнән алда Казаннан Кырлайга җәяүле сәфәргә чыккан Әлмәт егете Валерий Казаковны каршы алган идем үзе. Кырлайдагы Тукай музее директоры Дамир Абдуллин сине каршы алырга да чакырган иде. Мондый ямьсез көнне юлга чыгарга курыктым. Менә синең 90 чакрымга якын араны “эһ” тә итми йөгереп узуың ничектер күңелне кузгатты, бераз батыраеп, кыюланып та киттем шикелле. Ходай насыйп итсә, үзем дә юлга чыгармын әле.
Без – “Тукай юлы” проектын оештыру комитеты әгъзалары, социаль челтәрдә даими аралашып торабыз. Беренчеләрдән булып җәяү сәфәргә чыккан Түбән Кама егете Рәис Шәехов яңа гына: “Ким дигәндә әле тагын 50 кеше Тукай юлыннан барырга ниятләп тора. Араларында мәскәүләр дә бар”, – дип хәбәр итте. Димәк, юлчылар саны ишәя дигән сүз. Авыллар аша узганда, халык та аларга сәерсенеп карамас, “Абау, җаным, монда нишләп йөрисең?” – диюче дә булмас. Ә менә: “Изге юлга чыккансыз, исән-сау йөрегез!” – диючеләр бик күп булыр.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев