Риман Гыйлемханов автор яңалыклары
-
“Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”
Габделбарый бабай турында төрле хикмәтләрне миңа Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сөйләде. “Кызыксынсаң кайт, Носыга барырга үземнең машинаны бирәм. Габделбарый бабай белән сөйләшеп утырсаң, яшиселәр килеп китә. Үзенә инде 88 тулды. Әллә яшь хатын алырга инде, дип сөйләнгәли”, – диде. Сиксән яшьтән узган авыл агайлары, гадәттә киез итек киеп капка төбендә утыра, ә Габделбарый бабай: “Хатын картаебрак китте”, – дип зарлангалый икән. Менә шундый мәхәббәт
-
Әлифба эзеннән. Татарның төп китабын язган кешенең гыйбрәтле язмышы бар
Бер көнне якташларым белән татар Әлифбасы “атасы” Сәләй Вәгыйзовның туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр чыктык. Үзе исән чагында Сәләй аганы бер-ике мәртәбә күргәнем булды, әмма, ни сәбәпледер, гәпләшеп утырмаганмын. Бу минем тарафтан олы мәгънәсезлек иде. Юлда барганда якташларым – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” директоры Дамир Таҗиев, “Казан Арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов Сәләй ага турында сөйләгәндә, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем.
-
Бетәм дип уйламыйк, юкса бетәбез. Журналист Риман Гыйлемхановның пенсиядәге укытучы Рәсимә Мурасовага җавап хаты
Ютазы районының Кәрәкәшле авылыннан пенсиядәге укытучы Рәсимә Мурасова язган хатны алгач, ике дә уйламый юлга чыктым. Беркемне дә тәнкыйтьләмәгән, “акылга утыртырга” теләмәгән Рәсимә апа, туган авылының киләчәге өчен борчылып, хәтта авылны яшәтү өчен ниләр эшләргә икәнен язган.
-
“Абау, җаным, монда нишләп йөрисең?”
“Тукай юлы” дигән сүз телгә керә башлаганга да инде шактый вакыт узды. Баштарак күңелгә “җәяү, атта, сәпидтә ил-җир гизәргә теләүче табылырмы...” дигән шик тә үрмәләп керә башлаган иде. Җитмәсә: “Юл газабы кемгә кирәк ул, Кушлавычка, Кырлайга машина белән дә барырга була бит”, – диючеләр дә табылды.
-
Онытылу. Туфан Миңнуллинга хат
Элек без хатны “Хат башы, яз каршы” дип башлый идек. Туфан абый, сиңа чираттагы хатымны язарга утыргач та сүземне шулай башлый яздым. Безнең язышу берьяклы гына булачагы башка да кермәгән. Ярый, башкалар укыр әле дип күңелне юатырга гына кала. 25 августта синең туган авылга кайттым әле, иртәнге сигез дә тулмаган иде. Өйләрең каршындагы чирәмлектә өч самавыр чыжлап утыра, учак ягып, ике казан асканнар, татарча җырлар яңгырый. Мине күргәч, мәдәният йорты директоры Кадыйров Айрат йөгереп килеп җитте. “Иртәләгәнсең, Риман абый”, – ди.
-
Илһаметдин
Моннан 20 ел чамасы элек Зәй районының Дүртмунча авылында Илһам Шакировның бертуганы Зәйнәп апа белән очрашкан идем. Сүзен-сүзгә хәтерләмим, әмма аның Илһаметдиннең балачагы турында сөйләгәннәре күңелдә саклана әле. Сакланмас иде, Илһам абыйның җырларын ишеткән саен, ул балачакта күргән гыйбрәтләрне искә төшерми, дусларыма сөйләми калганым юк.
-
“Әни Газыйм абыйны гомер буе көтте"
Узган ел Кырымда сугыш вакытында хәбәрсез югалган Арча егетенең гәүдәсе табылган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов әйтүенчә, Яңа Кенәр авылында яшәүче эзтабар Зөлфәр Баязитовка Кырымнан хат килгән. Анда: “...Арча районы Илдус авылында Гарипов Газыйм Гариф улы яшәгәнме?” – дигән сүзләр язылган. Яшәгән булган андый егет. 1941 елның май аенда хәрби хезмәткә алынган һәм 1942 елны туганнарына “Хәбәрсез югалды...” дигән хат килгән.
-
Хикмәт – тормыш дәрәҗәсендә
Парламентыбыз үз законнарыбызны “федераль кыса”га кертү белән шөгыльләнгәнгә, Дәүсовет сессиясендә нинди закон проектлары каралуын санап тормыйм. Ә менә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең депутатлар алдында хисап тотуы укучыга кызыклырак булыр кебек. “Кызык” диюем “гыйбрәт” дигәнгә тартымрак. Һәм парламентыбыз рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, министрлык-ведомство җитәкчеләрен Дәүсовет утырышында тыңлауны гадәткә кертәчәкбез, диюен хупларга гына кирәк. Башкарма хакимиятнең хисап тотуы да яшәешебезнең асылын шактый ук дәрәҗәдә ачып салачак бит.
-
Тел дә кирәк, көй дә кирәк
Парламентыбызның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәр утырышы, гадәттә, күп кеше катнашында зур бүлмәдә уза. Чөнки көн тәртибендәге мәсьәләләр бик әһәмиятле булып, алар хакында һәрвакыт зурдан кубып сөйләшергә туры килә. 13 мартта узган утырышта күтәрелгән бер мәсьәлә дә шундыйларның берсе иде. Татарстанда бүген музыка сәнгате ни хәлдә? Ул үсештәме? Үссә, кайсы якка, ни рәвешле үсә? Утырышта катнашучылар шуның ише сорауларга җавап табарга тырышты.