Хикмәт – тормыш дәрәҗәсендә
Парламентыбыз үз законнарыбызны “федераль кыса”га кертү белән шөгыльләнгәнгә, Дәүсовет сессиясендә нинди закон проектлары каралуын санап тормыйм. Ә менә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең депутатлар алдында хисап тотуы укучыга кызыклырак булыр кебек. “Кызык” диюем “гыйбрәт” дигәнгә тартымрак. Һәм парламентыбыз рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, министрлык-ведомство җитәкчеләрен Дәүсовет утырышында тыңлауны гадәткә кертәчәкбез, диюен хупларга гына кирәк. Башкарма хакимиятнең хисап тотуы да яшәешебезнең асылын шактый ук дәрәҗәдә ачып салачак бит.
Без, Премьер-министр А.Песошин ниләр әйтер икән дип, аның чыгышын кызыксынып көтеп алдык. Хөкүмәт рәисенең үз чыгышын ирешелгән уңышлар турында сөйләп башлаячагын белә идек инде. Ни дисәң дә, Татарстан – Россия төбәкләре арасында әйдәп баручы төбәк бит. Бүгенге вәзгыять шактый катлаулы булуга карамастан, илдә дә, республикабызда да икътисади үсеш күзәтелә икән. Узган ел 2 триллион 115 миллиард сумлык тулай төбәк продукциясе җитештергәнбез. Куллану активлыгы да 106 процентка үскән. Мондый хәлнең 2012 елдан бирле күзәтелгәне юк икән. Инвестиция климатын яхшырту буенча да илдә инде өч ел әйдәп барабыз. Яңа технологияләр хисабына “кара алтын” чыгару күләме арткан. Кама, Алабуга икътисади зоналарында яңа эш урыннары булдыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителә. Ирекле икътисади зонада эшләүче 56 резидентның 23е көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә. Аларның инвестицияләре күләме 112 млрд сумнан артып киткән.
Хөкүмәт рәисенең чыгышы мактауга гына корылган дисәм, хата булыр. Алексей Валерьевич үзе үк әйтмешли, халыкка Татарстанның рейтингы әллә ни әһәмиятле түгел, хикмәт – бүгенге тормышыбыз дәрәҗәсендә, хәл итәсе мәсьәләләрдә.
Мәсәлән, җитештерү дәрәҗәсе буенча без дөнья икътисадыннан ике тапкыр калышабыз. Сүзем буш булмасын дигәндәй, ул хуҗалык итүче субъектлар арасында кооперациянең үсешкә ирешмәвен, кадрлар кытлыгын, инвестиция чыганакларының җитенкерәмәвен, инфраструктура үсешенең түбән булуын билгеләп үтте. Әмма яхшы мисалларның мулдан булуы депутатларга бик ошап җитмәде. Хафиз Миргалимов әйтмешли, без нигә һаман мактанабыз? Уртача хезмәт хакы дигәннәре халыкның ачуын гына кабарта. Уртача хезмәт хакының һәр тармакта күпме икәне турында мәгълүмат бирергә кирәк. Хафиз иптәшнең, әллә бик хисле егет булганга, “бөтен чүпне бер күчкә өя” торган гадәте бар, әлбәттә. Эзлеклелек җитеп бетми, дип әйтүем. Әмма, аның моң-зары халык язмышы, бер караганда вак тоелган мәсьәләләргә бәйле. Мәсәлән, ул Яшел Үзән районында өч авылга 50 урынлы бер клуб салмакчылар, ди. Шул авылларның берсенә очрашуга барган булган, 150ләп кеше килде, ә сөйләшерлек урын да юк, ди. Шул ук вакытта А.Песошин узган ел авылларда ничә клуб төзелүен һәм төзекләндерелүен, ничә ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) ачылуын горурланып әйткән иде. Парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин, нигәдер, Хафиз Миргалимов фикерләре белән килеште. Хәер, “нигәдер” түгел инде. Сайлау алдыннан узган очрашуларда халыктан рәхмәт сүзләре генә түгел, аһ-зарларны да шактый ишеткән икән ул. Фәрит Хәйрулла улының, башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Дәүсоветта хисап тотуын гадәткә кертергә кирәк, диюен аңлыйм мин. Ул әле, Премьер-министр чыгышын интернет сайтына куярга кирәк, халык яхшылап танышсын, дип тә өстәде.
Без сәламәтлек саклау системасын да еш мактыйбыз, өр-яңа җиһазлар белән коралланган хастаханәләр саны артуы турында да әледән-әле сөйлибез. Халыкны социаль яклау системасын да камил дип бәялибез. Ә менә, мәсәлән, ташламага ия гражданнарны дарулар белән тәэмин итү турында сөйләүдән узган юк. Минем ике инвалид дустым бар. Берсе: “Көзгә керүгә, акча алырга гариза язмагыз, бушлай дару алыгыз, дип агитацияли башлыйлар. Ә бушлай дару, гадәттә, аптекаларда булмый. Бер атнадан, ике атнадан килеп карагыз, диләр. Ә бит ул дару миңа бүген кирәк, нигә шул турыда язмыйсың?” – ди. Икенчесен, инсульт булып ярты ягы параличланган кешене, йортлары янында аптека була торып, әллә кайдагы аптекадан дару алырга мәҗбүр итәләр икән. Әле аның кирәк чакта даруы да булмый. Шул ук вакытта, А.Песошин әйтүенчә, Татарстанда 30 федераль, 49 республика социаль программасы эшли. Эшләвен эшли, тик менә нидер эшләп җиткермибез булып чыга. Шуларның берсе – сирәк зәхмәттән интегүче халыкны дарулар белән тәэмин итү. Бу хакта сүз чыккач, Президентыбыз Р.Миңнеханов та дәшми кала алмады. Безгә чит илләрдән дарулар кайтару зур бизнеска әйләнде. Хикмәт аларның кыйммәт булуында, моның өчен бюджет акчасы җитмәүдә генә дә түгел (150 млн сум чамасы җитми). Без кайбер даруларның асыл сыйфатын да белеп бетерә алмыйбыз. Илгә дару ташучы төрле компанияләрнең нык әзерлекле юристлары да бар һәм “дару бизнесменнары”на бәйләнер урын да калдырмыйлар. Әлеге мәсьәләне бары тик федераль дәрәҗәдә генә хәл итәргә мөмкин. Президентның фикерләре шундыйрак иде.
Хөкүмәт рәисенә сораулар күп яуды. Күптән түгел яшәр өчен иң уңайлы шәһәр икәнлеген ишеттем. Булыр, булыр. Башкалабыз елдан-ел шәбәя, көязләнә бара. Тик менә депутат Рифат Ганибаев әйтүенчә, кыш көне ишегаллары йөрерлек түгел, пандуслар да кар астында. Кайбер учреждениеләрдә инвалидлар өчен дигән бәдрәфләр склад хезмәтен үти. Әй, Рифат әфәнде, Казанның кайбер ишегаллары, тротуарлары гарип-гораба гына түгел, сау-сәламәт кешеләр өчен дә йөрерлек түгел. Мин шәһәр читләрен, бигрәк тә бистәләрне күз алдында тотам.
Хөкүмәт рәисе дә аның белән килеште, бу хәлдән инвалидлар гына түгел, сау-сәламәт кеше дә еш зарлана икән. Бездә кар-бураннар башлангач, гадәттә, урамнарны чистартырга йөзләгән техника чыгу турында зурлап сөйлиләр. Ничә ишегалдына асфальт җәелүе турында тантаналы рапорт бирәләр. Урыс әйтмешли, что-то не то монда. Әллә шәһәр урамнарын, ишегалларын тәртиптә тоту өчен куелган хезмәт, әллә акча кәгазьдә генә микән?
Тагын бездә демография белән дә “что-то не то”. Бер уйлаганда, һәр туган бала өчен акча, ана капиталы бирү дигән менә дигән изгелекләр бар. Шул ук вакытта өч яшькәчә сабыйларга гына түгел, өч яшьтән узганнарына да балалар бакчаларында урын җитми икән. Төзерләр иде, Хөкүмәт рәисе әйтүенчә “демографик ситуациянең начарлануы” итәктән тартып тора, ахрысы. Бакча төзерсең, ә балалар саны җитмәс. Ни әйтергә дә, чистый аптыраш инде. Ярый, бүтән зарланмыйк, шатланырдай әйберләр дә шактый. Беренчедән, Ф.Мөхәммәтшин әйтүенчә, утырышта әйтелгән зар-тәкъдимнәр Хөкүмәткә һәм Президентка юлланачак. Һәм Президентка эләккәч, күп мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә иманыбыз камил. Ни кызганыч, Хөкүмәт рәисе милли мәгарифнең торышы турында бер сүз дә әйтмәде. Бердәнбер юаныч шул: депутатлар арасында сирәк-мирәк булса да татарча чыгыш ясаучылар күренгәли башлады. Инде килеп утырышта чи татар районы – Мөслимдә I участокның җәмәгать судьясы итеп хупланган Ханнанова Бриллиант Игам кызына Фәрит әфәнденең: “Суд утырышларын татарча алып барырга туры килер”, – диюе дә – куанычлы хәл. Ханнанова әлегә суд эшләрен урысча алып бара, кешеләр кабул иткәндә генә татарчага күчкәли икән.
Поживем, увидим Аллам боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев