23 март 2018 яңалыклары
-
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның өченче җыентыгы тәкъдим ителде
Шагыйрь Ленар Шәех: "Лилия Гыйбадуллина татар шигъриятенә яңа алымнар алып керде", - дип белдерде.
-
Татарстан Гидрометеоүзәгендә су басу куркынычы хакында кисәтәләр
Татарстан синоптиклары Куйбышев сусаклагычында суның артык күп булуына игътибар иткән.
-
Ләйләгә нинди карар чыгардылар? (Фотолар)
21 мартта КФУ, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан ур., 2) «Идел» журналы «Әдәби суд» утырышы уздырды. «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм «Идел» журналы каршында оештырылган Татарстан Әдәби суды утырышында Татарстанның халык язучысы, казый Рабит Батулла, сәркәтип Гөлүсә Закирова катнашында Ләйлә Хәбибуллинаның «Йөз алтмыш ат шул әмергә тукталганда… » дип исемләнгән шигырьләр шәлкеменә карата кузгатылган җинәять эшен тикшерде
-
Хикмәт – тормыш дәрәҗәсендә
Парламентыбыз үз законнарыбызны “федераль кыса”га кертү белән шөгыльләнгәнгә, Дәүсовет сессиясендә нинди закон проектлары каралуын санап тормыйм. Ә менә башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең депутатлар алдында хисап тотуы укучыга кызыклырак булыр кебек. “Кызык” диюем “гыйбрәт” дигәнгә тартымрак. Һәм парламентыбыз рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, министрлык-ведомство җитәкчеләрен Дәүсовет утырышында тыңлауны гадәткә кертәчәкбез, диюен хупларга гына кирәк. Башкарма хакимиятнең хисап тотуы да яшәешебезнең асылын шактый ук дәрәҗәдә ачып салачак бит.
-
Табигый сырның бәясе, әгәр Татарстанда җитештерелсә, 400 сум тора алыр иде - А.Хәйруллин
Татарстанда сөт арзан, сыр җитештерүчеләр күп, шунлыктан бәясе дә һәркем сатып алырлык, ди Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты.
-
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
-
“Хәләл”дә барысы да үзебезчә, мөселманча
Кеше сәламәтлегендә туклану мөһим роль уйный. Экологик яктан чиста, шулай ук хәләл ризыкка да сорау арта. Соңгы вакытта кулланучыларның шушы ихтыяҗына йөз тоткан кибет-ашханәләр районыбыз үзәгендә дә ачыла башлады.
-
Акча “җене”. Уйнап баеп буламы?
Бармакка бармак та сукмыйча керем алып буламы? Бүген спортка акча кую бик популярлашты. Бер яктан – җиңел, икенче яктан – адреналин, ләззәт бирә. Әмма кеше әнә шул якларын гына күреп, бу уенга башы белән чума һәм үзенең мәкерле дөньяга эләккәнен сизми дә кала. Бу сынау аша “ВТ” хәбәрчесе дә узды.
-
Помидорлы балык салаты
Рецепт.
-
Югары –Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Нәүрүз” бәйрәм чарасы
22 нче март көнне Югары –Утар балалар йорты интернатыбыз хезмәткәрләре белән берлектә яз бәйрәме “Нәүрүз” үткәрелде. Бәйрәмдә кайбер балаларның әти-әниләре дә катнашты. Аларга бәйрәмгә килергә ярдәм иткән район Администрацияләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
«Ел китабы-2016» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле
Конкурста 381 китап катнашкан, чәчмә әсәрләр арасында Нәбирә Гыйматдинова китабы беренче урында.
-
Тикшерүчегә сорауларыгыз булса
26 мартта Россия 09.00-12.00 сәгатьләрдә Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе Саба районара бүлегендә хокук саклау органнарының хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре һәм тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү була.
-
Язны сагындыгызмы?
АКШның Вашингтон шәһәрендә ишеп кар яуган. Балалар мәктәпкә дә бара алмаган хәтта. Безнең ил дипломатлары әйтүенчә, Америкадагы явым-төшемдә Россияне гаепләргә мөмкиннәр. Кар үзебездә дә җитәрлек анысы. Календарьда яз булса да, урамда – чын кыш. Синоптиклар фаразына ышансаң, киләсе атнада да кар көтелә. Апрельдә исә явым-төшемнәр тагын да күбрәк булачак, дигәннәр. Яз апрельнең икенче яртысында гына киләчәк, ди. Апрель азагы гадәттәгедән бер градуска җылырак булачак, дип тә сөендергәннәр. Ә сез язны сагындыгызмы?
-
Путин сайлауда үзен яклап тавыш бирмәгән кешеләрне хөрмәт итүен әйтте
Без барыбыз да илебезнең патриотлары, һәммәбез дә Россиянең язмышы, аның чәчәк атуы өчен җан атабыз, диде Владимир Путин.
-
Машинаны теркәү гадиләшә
Электрон хезмәтләр тормышыбызгә көннән-көн күбрәк үтеп керә. ЮХИДИнең район бүлекчәсе тарафыннан да берничә электрон хезмәт күрсәтелә.