Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 мартта республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә.
«24 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк», - диелә хәбәрдә.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев