Онытылу. Туфан Миңнуллинга хат
Элек без хатны “Хат башы, яз каршы” дип башлый идек. Туфан абый, сиңа чираттагы хатымны язарга утыргач та сүземне шулай башлый яздым. Безнең язышу берьяклы гына булачагы башка да кермәгән. Ярый, башкалар укыр әле дип күңелне юатырга гына кала. 25 августта синең туган авылга кайттым әле, иртәнге сигез дә тулмаган иде. Өйләрең каршындагы чирәмлектә өч самавыр чыжлап утыра, учак ягып, ике казан асканнар, татарча җырлар яңгырый. Мине күргәч, мәдәният йорты директоры Кадыйров Айрат йөгереп килеп җитте. “Иртәләгәнсең, Риман абый”, – ди.
– Киресенчә, соңга калдым. Көтү куган вакытка килеп җитәргә иде исәп.
– Соңга калдың шул, көтү күптән чыкты инде. Искә төшеп китте әле, бер җәйне Туфан абый иртән-иртүк капка төбенә баскан да көтү чыкканны карап тора. Янына килдем дә:
– Синең көтүгә куасы мал-туарың юк бит, Туфан абый, нигә таң тишегеннән торып чыктың? – дим.
– Менә көтүдә ничә сыер бар икән дип санап торам. Шактый икән, болай булгач, авыл яши әле, – дигән иде Туфан абый.
Айрат әйтүенчә, бүген авыл көтүендә кырык чамасы сыер бар икән. Тик бу утыз хуҗалыклы авылда өй саен сыер асрыйлар дигән сүз түгел. Хәле булганнар берничә мал тота. Шулай да авылның яшәешен сыер белән бәйләвең дөрес, Туфан абый. “Сыер тавышы ишетелмәсә, бу беткән авыл була”, – дип әйткәли идең.
Шуны уйлап куйдым әле, Туфан абый, әгәр Олы Мәрәтхуҗада син тумаган булсаң, бу авыл да гомер көзләренә кергән булыр иде инде. Синең туган көнеңдә кәефеңне җибәрәсе килми, шулай да әйтми булдыра алмыйм, 25 август көнне Мәрәтхуҗада сине дус итеп йөргәннәр бик күренмәде. Бәлки, туган көнеңнең числосын онытканнардыр, бәлки, башка эшләре килеп чыккандыр. Иҗат әһелләреннән бер Ркаил Зәйдулла гына бар иде. Хәтерлим: “Таттелеком” элемтә оешмасы егетләре синең җимерелә башлаган йорт-җирне, каралты-кураны торгызгач, туган нигезеңә бер төркем язучылар, шагыйрьләр кайткан иде. Өч йортыңны, шуларның берсендә ачылган музееңны карадылар. Шуннан соң район үзәгенә барып, Кама буендагы бер кафеда чәйләп-мәйләп утырдык. И-и, шул вакытта синең өчен ничек куанганымны күрсәң, Туфан абый! Нотык тоткан һәрберсе синең исемеңне әйтеп өзгәләнде. Менә бит нинди хөрмәт дип сокланып утырдым. Каләмдәшләрең, шулай ук район вәкиле дә сине онытмаска ант иттеләр, Туфан абыйга бара торган сукмакны үлән капламас, диделәр. Тик менә бу баруымда, әйткәнемчә, Ркаилдән башка бер генә җан дустыңны да күрмәдем. Нишләмәк кирәк, үзең әйтмешли, “хәтеребез гел кыскара бара” шул.
Искә төшеп китте әле, моннан 14 ел элек мин синнән интервью алган идем. Картлык, онытылу турында сөйләшеп утырдык. Син иң яманы ялгыз калу дигән идең. Ялгызлыкны син гаилә белән генә чикләмәдең. “Хөкүмәте дә җүләр түгел бит аның: комачаулап йөрмә, өеңдә тик ят дип пенсия бирә. Димәк, кеше хөкүмәткә дә кирәк булмый башлый, шулай итеп ул ялгыз кала. Ярый әле мин эшләп йөрим. Драматург, депутат буларак үз йөгемне тартып барам. Берзаман миңа да: “Ярар, Туфан Абдуллыч, гомер буе эшләдең, инде җитәр, ял ит!” – диячәкләр, дидең һәм бер гыйбрәт тә китергән идең. “Соңгы палеолит чорында кроманьон дигән халык булган. Менә шул халык картайган һәр кешене ашап бара торган булган. Без дә бар үткәнне бетереп барабыз. Бу – Русия дигән илдә яшәү рәвеше. Мин исән чакта – мин бар, мин үлгәч, мин юк килеп чыга”, – дигән идең.
Бу сүзләреңнән соң тәмам куркуга төшкән идем, Туфан абый. Чөнки пенсия яшем җитеп килә иде. Димәк, исән булсам да, кадерем бетәчәге куркытты мине. Әле җитмәсә: “Мине безнең илдә бәхетле картлык киләчәгенә кемнәр генә ышандырырга тырышса да, ышанмаячакмын”, – дип тә өстәдең. Менә картлык дигәннәре миңа да килде, Туфан абый. Бәхетлеме мин? Бәхетле. Чөнки аксак-туксак булсам да, йөреп торам. Әле эштән дә кумадылар. Эшләмәсәң, пенсия ярты айга да җитми. Әле җитмәсә, пенсия яшен озайтырга җыеналар. Син нәрсә әйткән булыр идең икән, Туфан абый. Хәер, бу илдә бәхетле картлык көтәргә ярамый, дидең бит инде.
Ярый, туган көнеңдә күңелсез уйларны читкәрәк куеп торыйк әле. Туган нигезеңдә якын дусларың җыелмаса да, авыл халкы сине бик зурлады. Район электр элемтәсе оешмасы җитәкчесе Миңнур Нәбиуллин белән синең туган көнне ничек уздыру турында яздан бирле сөйләшеп килдек инде. Бер-ике атна чамасы вакыт калгач, язучыларга, Камал театрына хәбәр салыйк микән, юк микән, дип аптырадык. Шулай аптырый торгач, чакырып кунакка гына йөриләр, дигән фикергә килдек һәм берәүгә дә хәбәр салмадык. Туфан абыйның туган, үлгән көннәре үзгәрми бит инде, аны искә алу кирәк дип тапкан кеше үзе килер, дидек.
Ә туган көнең чын бәйрәм булды, Туфан абый. Хат башында самавыр, казаннар турында әйткән идем бит әле. Айрат Кадыйров туган көнеңә сарык суйган булган, казаннарда ит пеште. Өстәл өсте тәм-томнар белән тулды. Күршең Хәмитнең хатыны Роза авыл мичендә коймак пешереп алып чыккан. Аның тәмлелекләре, Туфан абый, ул коймак мине көне буе йөртте әле. Хәмит дигәннән, аңа авыл халкы “Туфан малае” дип тә әйткәли икән. Үзең исән чакта, авылга озаграк кайтмаганда, йорт-җиреңне караштырып торган ул. Әлбәттә, “Туфан малае” дип төрттереп, киная белән әйтүчеләр дә табылган. Ә Хәмит: “Туфан малае булып кара әле син!” – дип күкрәк суга торган булган. Ә синең дустың, заманында сезнең колхозда партоешма секретаре булып торган Миңнур Нәбиуллин: “Ходай Арчага – Тукайны, безгә Туфанны биргән”, – дияргә ярата.
Матур сүз өчен әйтми ул. Инде менә алты ел буе йорт-җиреңне карап тоту, синең рухыңа Коръән ашлары үткәрү кебек эшләрне башлап йөри. Әле синең туган көн алдыннан Мәрәтхуҗада өмә дә уздырганнар. Егермедән артык кеше чыккан. Туган көнеңне дә авыл халкы үткәрде. Дөрес, һәр эшне башлап йөрүчеләр синең нигезне яңадан торгызган “Таттелеком” егетләре инде. Алар булмаса... Ни әйтергә дә белмим инде, Туфан абый. Уйга сала торган сүзләр дә ишеттем бит әле. Синең нигезеңне, музееңны карап тоту мәсьәләсе борчый мине. Аны “Таттелеком” оешмасы хәл итә алмый, чөнки аның эше түгел бу. Синең дустың – Лотфулла Шәфигуллинның урынбасары Рөстәм Гомәров бер кызык сөйләде әле. Белмим, кызыкмы бу, әллә башка нәрсәме... Элемтәче егетләр тергезгән “Ахун чишмәсе”нә су алырга килгән бер хатын: “Безнең авылда су каты, фәлән чакрым шушында килергә туры килә. “Таттелеком” бай бит, нигә шушы чишмәдән безнең авылга торба сузмый икән?” – дип әйткән ди. Рөстәм Гомәров шуны сөйләгәч, аптырап сүзсез калдым. Туфан абый ни дигән булыр иде икән дип уйладым. Сүзен тапкан булыр идең әле. Бәлки, бу дөньяда һәркемнең үз миссиясе бардыр. Бәндә баласы үз эшен җиренә җиткереп башкарса, зарланырга урын калмас иде, дияр идең, бәлки. Әле Миңнур әйтеп торды: “Туфан абый шушы авылда гына да күпме кешегә йорт салышты. Районда ничәмә-ничә мәктәп төзеттерде”, – диде. Әйе, “төзеттерде” диде, чөнки теләсә кайсы оешмага, теләсә кайсы түрә бүлмәсенә сине алар беренче итеп кертеп җибәрә торган булганнар. “Туфан абыйны кире бормаячакларын белә идек”, – ди Миңнур. Авылны, димәк, татарны саклауда син үз миссияңне үтәдең.
Икенче Туфан күренми шул хәзергә. Ярый әле синең рухыңны саклап тотучылар бар. Мин, әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы дигәндәй, элемтәче егетләрне, авылдашларыңны күз алдымда тотам. Әле тагын синең исемеңне йөрткән Түбән Кама драма театры бар. Аның баш режиссеры Рөстәм Галиев: “Мәрәтхуҗага инде ун ел буе киләбез”, – ди. Авыл клубында синең пьесаларың буенча куелган спектакльләрне күрсәтәләр. Бу юлы артистлар көндез җыенда да катнаштылар. Спектакльләрен карый алмадым инде, якты күздә Казанга кайтып өлгерим, дидем. Икенче көнне Миңнур шалтыратты: “Клубтан төнге берләрдә генә таралыштык”, – диде.
Менә шулай узды синең туган көн, Туфан абый. Егетләр белән инде киләчәктә нишләргә икән дип уйланабыз. Ркаил Зәйдулла: “Татарстанның бу төбәгендә туган шәхесләр арасында Туфан абый – иң олпаты. Олы Мәрәтхуҗада аның исемендәге “Мәдәни үзәк” оештырырга кирәк”, – диде. Ул Үзәкнең эшчәнлеге нидән гыйбарәт булырга тиеш – тәгаен генә бер фикергә килмәдек әле. Әмма аның шушы төбәктә татар әдәбиятын, мәдәниятен үстерүче бер Үзәк булырга тиешлеген әйттек. Син юкка гына өч йортыңның берсен иҗат йорты итәргә теләмәгәнсеңдер, Туфан абый.
Фикердәшләрем-каләмдәшләрем монда килеп йөрерләр, бәлки, иҗат белән шөгыльләнерләр, дип хыяллангансыңдыр. Урыны әйбәт авылыңның, кешеләре дә әйбәт. Җитәкчеләр яратып әйткәнчә, бераз “инфраструктура”ларны яхшыртасы, төзисе, рәткә китерәсе була инде.
Бу мәсьәләләр хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Ә эш башында йә Мәдәният министрлыгы, йә Язучылар берлеге торырга тиеш дип уйладык. Сүз бит синең нигезеңне карап тоту, елга бер тапкыр монда килеп сине искә алу турында гына бармый.
Синең Өлкәннәр көне уңаеннан әйткәннәрең искә төште әле. “Елына бер мәртәбә вак-төяк күчтәнәч өләшү – әти-әнисен гомер буена карамаган бер малайның елга бер мәртәбә аларның туган көнендә радиодан җыр җырлатуы кебек”, – дигән идең. Елына бер синең туган көндә Мәрәтхуҗага килү радиодан җыр җырлату гына булып калмасын иде, дибез инде. Бу хатны укыгач, бер-бер фикер әйтүче табылмасмы, безнең уйлар белән өстәгеләр дә уртаклашмасмы дип өметләнәм.
Россиядә ел саен меңләгән авыл юкка чыга, диләр. Син, мәсәлән: “Яһүдкә авыл кирәк түгел, ул шәһәрдә дә яши ала. Авыл – татарның чишмә башы. Авылны бетерү – татарны бетерүнең иң кыска юлы”, – дип әйтә торган идең. Гомер буе “авыл” дип бәргәләнеп яшәдең, Туфан абый. Инде хет күренекле шәхесләребез нигезләрендә зиратлар гына калмасын иде.
Инде, акылыбыз җитеп, Олы Мәрәтхуҗада “Мәдәни үзәк” тә төзесәк, ул бөтен татарны үзенә тартып торган бер изге урын булыр иде. Менә шундый өметле сүзләр белән хатымны төгәлләп торам. Киңәшәсе-сөйләшәсе сүзләр күп әле синең белән, Туфан абый. Димәк, хатлар да язылыр.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев