Тел дә кирәк, көй дә кирәк
Парламентыбызның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәр утырышы, гадәттә, күп кеше катнашында зур бүлмәдә уза. Чөнки көн тәртибендәге мәсьәләләр бик әһәмиятле булып, алар хакында һәрвакыт зурдан кубып сөйләшергә туры килә. 13 мартта узган утырышта күтәрелгән бер мәсьәлә дә шундыйларның берсе иде. Татарстанда бүген музыка сәнгате ни хәлдә? Ул үсештәме? Үссә, кайсы якка, ни рәвешле үсә? Утырышта катнашучылар шуның ише сорауларга җавап табарга тырышты.
Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалованы рәхәтләнеп тыңладык. Без Россия төбәкләре арасында музыка сәнгате үсеше буенча әйдәп баручы икәнбез. Музыкаль тәрбия эше дә әйбәт куелган, иҗат берлекләре, сәнгать оешмалары, театрлар гөрләп эшли. Берсеннән-берсе матур конкурслар, фестивальләр уза, Татарстан музыка сәнгате дөнья сәхнәсенә чыга... Министр урынбасары сөйләгәннәрдә дөге бөртеге хәтле дә арттыру юк. Һәр сүзенә кул чабып утырырлык. Әмма комитет утырышына министрлык хисабын тыңларга түгел, музыка сәнгате үсеше алдында торган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә җыелганнар иде бит. СССР вакытында без тормыш дәрәҗәсен 1913 нче ел – ачлык елы белән чагыштыра идек, хәзер Россия төбәкләре арасында күкрәк сугабыз. Һәм шул рәвешле үз-үзебездән канәгать булып яши бирәбез. Россия һәм Татарстан Композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтмешли: “Сүз дә юк, Мәдәният министрлыгы, иҗат берлекләре, мәдәният оешмалары әйбәт эшли, тик менә тагын да яхшырак эшлисе килә бит”. Ә моның өчен шартлар бармы соң? Дөрес, хөкүмәт төрле чаралар өчен акча кызганмый. Ә менә, мәсәлән, Композиторлар берлегенә авторларга гонорар түләү өчен елына нибары 1,5 миллион сум акча бирелә икән. Профессиональ музыка, профессиональ сәнгать әсәре хәзер шалкан бәясе генә тора микәнни?
Утырышта музыкаль белем бирү системасының камиллеге хакында да сүз булды. Әмма, ничек кенә рухланып сөйләсәк тә, камиллекнең чиге булырга тиеш түгеллеге турында онытып җибәрмибез микән.
Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин СССР заманында илдә елына меңләгән музыка мәктәпләре ачылуын юкка гына искә төшермәгәндер. Бүген исә алар да оптимальләштерүгә дучар ителеп йә берләштерелделәр, йә ябылдылар. Кайбер белгечләр әйтүенчә, белем бирү учреждениеләре муниципаль берәмлекләр карамагына кертелгәч, укыту системасы да тиешле таләпләргә җавап бирми башлады.
Балалар музыка мәктәпләре – музыка культурасын үстерүнең беренче баскычы. Әле дә хәтерлим, СССР вакытында район үзәкләрендә генә түгел, зуррак авылларда да музыка мәктәпләре ачылган иде. Парламент рәисе урынбасары Римма Ратникова да үзе укыган мәктәптә һәр сыйныфның яртысы музыкаль белем алуын искә төшерде. Бу урында мин милли музыка белән тәрбияләү мәсьәләсе хакында бер-ике сүз әйтергә кирәктер дип уйлыйм. Чөнки комитет утырышында чыгыш ясаучылар нәкъ менә милли музыка сәнгатен үстерү турында зурдан кубып сөйләмәделәр. Дөрес, комитет рәисе Разил Вәлиев утырыш башында ук телсез милләт була алмаган кебек, милли музыкасыз да милләт була алмый, дигән фикер әйткән иде. Милли музыканың кешедә зәвык, милли хис тәрбияләүдә нинди урын тотканы турында фәлсәфә сатарга җыенмыйм. Үзен хөрмәт иткән халык милли музыкаль культураны үстерү турында беркайчан да онытмый. Белүемчә, мәсәлән, япон балаларын өч яшьтән башлап милли музыка коралларында уйнарга өйрәтәләр. Милли музыкаль тәрбия өчен мәктәп программаларында махсус дәресләр бар. Яңа гына интернетта бер кызыклы гына мәгълүматка тап булдым: Казан дәүләт медицина университеты профессоры Альбир Хәсәнов әйтүенчә, бала карында чакта ук теләсә кайсы милләт анасы Моцартны, Чайковскийны һәм татар белән япон көйләрен тыңларга тиеш. Мондый аналарның балалары акыллы, тәрбияле булып үсә. Дөнья классиклары аңлашыла инде, ә менә галим ни өчен япон, татар көйләрен телгә алды икән? Хикмәт әлеге халыклар музыкасында уртак аһәңнәр барлыгында микән?
Уемча, галим, мөгаен, Тукаебыз әйткән “җан рәхәте булган” музыканы күз алдында тотадыр. Утырышта катнашкан Римма Ратникова әйтүенчә, бүгенге яшьләр “попса”да гына яши. Ә “попса”, ягъни популяр музыка үзе нәрсә соң ул? Аның тамырында бераз булса да миллилек чалымнары бармы?
Һәр милләтнең музыка сәнгате, музыка культурасы элек-электән яшәп килгән традицияләргә нигезләнеп үсәргә тиеш түгелме, дим мин.
Комитет утырышында бу хакта бер-ике сүз белән генә әйтеп киттеләр үзе. Рәшит Кәлимуллин Октябрь революциясеннән соң музыка сәнгате Европага авышты, диде. Без Европага рус музыкасы аша авыштык. Ә бит тамырларыбыз Шәрыкта. Хәтта безнең эстрадабыз да – Европа һәм рус эстрадасының провинциаль варианты, сукырларча күчермәсе. Инде “Үзгәреш җиле” дигән проект башлап карадык. Президентыбыз, рәхмәт төшкере, аңа шактый гына акча да бирде. “Үзгәреш җиле”н Разил Вәлиев йорт салуны түбә ябудан башлау белән чагыштырды. Үзеннән-үзе “Ә нигезе кайда?” дигән сорау туа. Бүген татар музыкасы да кризис кичерә. Бу кризис күптән башланды инде. Милли симфония, милли операларыбыздан башлап җыр-романсларга хәтле торгынлык кичерә кебек.
Утырышта музыка дөньясын яхшы белеп язучы журналистлар әзерләргә кирәк дигән фикер дә әйтелде. Бик дөрес, мин дә бу язмага шикләнеп тотындым. Үзем язам, үзем фикерләрем дөрес микән, мине наданлыкта гаепләмәсләр микән дип борчылам. Шул ук вакытта фикерләрем белән килешмәүчеләр үз сүзләрен әйтер дип тә өметләнәм. Шөкер, “ВТ”да мәдәният-сәнгатькә зур урын бирелә, абруйлы белгечләр фикере аша мәсьәләнең асылын укучыларыбызга җиткерә барабыз. Ә менә радио-телевидениегә килгәндә, Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин әйтмешли, нәрсә күрәбез, нәрсә ишетәбез? Эфир “йолдызлар” дип аталучы үзешчәннәр белән чуарланды. Бу хакта бер җөмлә белән мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова да әйтеп үтте. Әйе, эшләребез күп, әмма аларны тиешенчә күрсәтә-ишеттерә белмибез. Музыкаль тәрбия бирүдә мөмкинлекләрдән файдаланып бетерә алмыйбыз. Э.Камалова хисап тотканда узган ел дәүләт концерт оешмалары 834 чара уздырды, аларны 505 мең 498 кеше тамаша кылды дигән иде. Ә бит тамашачылар санын массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, радио-телевидение аша бик күпкә арттырып булыр иде. Бүгенге “музыкаль продукция”нең сыйфаты турында да уйланыр нәрсәләр күп. Беркөнне телевидениедән “танылган җырлар авторы һәм башкаручы” (исемен әйтмим) турында тапшыру карадым. Экран героена, бер уйлаганда, рәхмәт әйтергә була, махсус музыкаль белеме булмавын, шагыйрь түгел икәнлеген дә яшермәде ул. Әмма җырлар чыгара, аларны сатып гомер итә, димәк, башкаручылар табыла дигән сүз. Мәдәният-сәнгать өлкәсен үзешчәннәр сарып алды, җыр, музыка сәнгате чиста бизнеска әйләнде. Шуңа күрә утырышта катнашкан профессионалларның нигә классикларыбызның җыр-көйләре ни радио, ни телевидение аша сирәк тапшырыла дип өзгәләнүләрен аңлап була.
Без бер тиенгә ярамаган җыр-көйләр турында еш фикер алышабыз. Әмма безгә: “Ошамаса карама, тыңлама”, – диләр. Кешене рухи яктан баетырга тиешле музыка сәнгатендә “базар мөнәсәбәтләре”н бераз көйләп булмый микәнни соң ул? Без халыкта нинди зәвык тәрбиялибез? Ялгышмасам, бөек фәйләсуф Гегельнең: “Кеше ике мәртәбә туа. Беренчесе – физиологик яктан, икенчесе – рухи яктан”, – дигәнрәк фикере бар. Мин нота белмәгән кешенең композитор исемен күтәреп йөрүенә аптырыйм. Аптырагач, бәлки, белем алырга мөмкинчелеге генә булмагандыр, дип үземне юатып та куям. Җырны җыр итүгә “зур өлеш керткән” шагыйрьләр турында әйтеп тә торасы юк. Бу хакта язмый торам, “меҗ-меҗ карт”ка әйләнгән бу димәсеннәр. Ә менә халык иҗатына мөнәсәбәт турында бер-ике кәлимә сүз әйтү кирәктер. Шөкер, бездә илендә-җирендә танылган Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле бар. Әмма аның җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, милли музыканы пропагандалаучы бу ансамбльгә бюджеттан елына нибары 6 млн сум акча бирелә. Шушы 6 миллионга киенсенме, уен кораллары алсын-яңартсынмы, дөньяның төрле илләренә гастрольләргә чыксынмы? Шөкер, ансамбль чыгымнарын чакыручы як күтәрә икән. Димәк, чит мәмләкәтләрдә яшәүче халыкны милли музыка кызыксындыра дигән сүз.
Безгә әле милли уен коралларыбызны да барларга, зур сәхнәләргә чыгарырга кирәк. Гармун тартып кына җырлап-биеп йөреп булмый. Башкорт кардәшләр курайдан “культ” ясады һәм курайда уйнау серләренә сәнгать уку йортларында өйрәтәләр.
Әле күптән түгел бездә дә курай “бум”ы башланган иде. Хәтерлим, Казан музыка мәктәпләренең берсендә укытучылар Ренат Мөхетдинов, Алмаз Имаев зур бер бәйрәмгә 300 курайчы чыгардылар. Тик бу бер кирәксез шаукым булып кына калды. Сүз курай турында гына түгел, үзебездә нинди милли уен кораллары барлыгын да белмибез.
Комитет утырышында милли опера, музыкаль театр турында да шактый сүзләр булды. Римма Ратникова музыка сәнгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуларны дәвам итәргә, бәлки, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрергә кирәктер дигән фикер дә әйткән иде. Бер яздым да үтте, бер сөйләдем дә бетте булып калмасын иде ул. Үз теле, үз көе булмаган халык дөньяда таныла алмый.
Татарстанда музыка сәнгатен үстерү мәсьәләләре турында парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин Президентка мөрәҗәгать иткән булган. Инде музыка сәнгатен үстерү концепциясен эшләячәкләр. Димәк, әле бу мәсьәлә телдән төшмәс, фикер алышулар дәвам итәр. Киләсе җыеннарның берсе нәкъ менә милли музыка сәнгатенә багышланса, шәп булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев