Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әни Газыйм абыйны гомер буе көтте"

Узган ел Кырымда сугыш вакытында хәбәрсез югалган Арча егетенең гәүдәсе табылган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов әйтүенчә, Яңа Кенәр авылында яшәүче эзтабар Зөлфәр Баязитовка Кырымнан хат килгән. Анда: “...Арча районы Илдус авылында Гарипов Газыйм Гариф улы яшәгәнме?” – дигән сүзләр язылган. Яшәгән булган андый егет. 1941 елның май аенда хәрби хезмәткә алынган һәм 1942 елны туганнарына “Хәбәрсез югалды...” дигән хат килгән.

Рамил Гарифҗановта шуннан башка бернинди дә мәгълүмат юк, әмма бик дулкынланган иде ул. “Егетнең гәүдәсен алып кайтырга үзем барам”, – ди. Минем дә күңел җилкенеп куйды. “Нинди машина белән, ничә кеше барасыз?” – дип төпченә башладым. “Сиңа гына урын табарбыз, Риман абый”, – ди бу. Инде чынлап торып юл хәстәр­ләре дә күрә башлаган идем, бер-ике көннән соң Рамил янә телефоннан шалтырата: “Алай тиз генә эшләнә торган эш түгел икән әле ул, көтәргә туры киләчәк”, – ди.


Көтә-көтә, ел да узып китте. Ә беркөнне Рамил: “Иртәгә Кырымда һәлак булган солдатны җир­либез, вакыт тапсаң кайт!” – дип шалтыратты. Кайтып булмады, күзләремә операция ясаткан идем, юлда йөрү ярап бетмәс дип шикләндем. Әмма хәбәрсез югалган, 76 ел буе чит-ят туфракта яткан Арча егете язмышы айлар буе тынычлык бирмәгән­гә, Рамил сөй­ләгәннәрдән һәм “Арча хәбәрлә­ре” газетасында эшлә­гән ка­ләмдәш­ләрем мәгълү­мат­ларына таянып, күңелдә туган уйларымны язмый булдыра алмадым. Ни кызганыч, Газыйм солдат турында авыз тутырып сөйләрлек берни дә юк диярлек. Аның 1920 елда туганлыгы, армиягә китәр алдыннан өйләнгәне билгеле. Хатыны белән нибары 5 ай яшәп калганнар. Балалары булмаган. Хаты­нының язмышы да, исеме дә билгеле түгел. Бәлки, якташларым күп­медер мәгълүмат таба алырлар дип өметләнәм.


Утлы җәһәннәмдә

Кырым эзтабарлары Газыйм­ның гәүдәсен әллә снарядмы, әллә бомбамы чокырыннан тапканнар. Билдән түбән сөякләре янып, аяк чуклары өзелеп ташланган булган. Каскасын снаряд ярчыгы үтәли тишеп чыккан. Димәк, исән калу мөм­кин түгел дигән сүз. Ә менә муенына асылган медальондагы язулар сакланган. Кәгазьнең бер ягын­да хәрби комиссариат белеш­мәсе булса, икенче ягына Газыйм үз кулы белән адресын язып куйган. Кәгазьнең читләре бераз көй­гән булса да, язулар аермачык кү­ренә.


Га­зыйм­ның гәүдәсен, дөрес­рәге, сөяк­лә­рен алырга баргач, без­не­келәргә коточкыч нәрсәләр сөй­ләгәннәр. Сугыш тәмамлангач, басуларны сукаларга керешәләр. Әмма  тыныч хезмәт гөрелтесенә янә сугыш аваз­лары кушыла: сукага чыккан тракторлар миналарга эләгеп шартлый башлый. Инде нишләргә? Җирне сөрергә кирәк. Һәм басуларга сука таккан трак­торларның үзләрен генә кертеп җибәрергә булалар. Басуның икенче башында тагын бер тракторчы басып тора һәм “тимер ат”ны, борып, кире басуга кертеп җибәрә. Әлбәттә инде, тракторлар миналарга, шартламаган снарядларга эләкми калмый, бердәнбер юаныч – кеше үлми.


Рамил Гарифҗанов әйтүенчә, Феодосия шәһәре  тирәсендә кеч­кенә авыл зираты хәтле генә җирдә 35 мең солдат җирләнгән. Бу – әл­бәттә, якынча сан гына, җир куенында әле тагын күпме солдат ятадыр. Арча  егете  Газыйм Гарипов­ның гәүдәсе Феодосия шәһәрен­нән 4 чакрым чамасы ераклыкта табылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, Бөек Ватан сугышында һәлак булган милләттәшләребез саны – 190 мең тирәсе. Газыйм – әнә шу­лар­­ның берсе.

Онытыласы килми

Яуга киткән һәр солдат шикелле, Газыйм да, җиңү яулап, туган җиргә кайту турында хыялланмый калмагандыр. Шул ук вакытта аның күңеле адым саен үлем сагалавын да сизгәндер. Юкса  язганымча, медальондагы кәгазьнең икенче ягына үзенең адресын язып куймас иде. Мөгаен, аның онытыласы, якташлары хәтерен­нән юыласы килмәгәндер. Солдатны медальондагы хәрби комиссариат белеш­мәсе аркылы да табарга мөмкин ич! Юк, район, авылы исемен дә, әтисенең Гариф атлы булуын да язып куйган. Бүген аның җаны-рухы тынычтыр дип уйлыйм. Тән үлсә дә, җан үлми, диләр бит. Мин моңа ышанам. Газыймны күрше Шушмабаш авылы зиратына җир­лиләр. Аның ике кыз туганы да шунда күмелгән, туганнар үлгәч тә бергә булсын дигәннәрдер. Газыйм солдат белән хушлашырга аның Чаллыда яшәүче туганнан туган сеңлесе Фәния ханым да кайткан булган. “Әни (Газыймның бертуганы) Газыйм абыйны еш телгә ала иде, кайтыр әле дип, гомер буе көтте. Беркөнне әнине төштә күрдем, ак киемнәрдән, шатланып-куанып, мунча ягып йөри иде. Икенче көн­не абыйның гәүдәсе табылу турында шалтыраттылар”, – дип сөй­лә­гән. Менә шуннан соң кеше­нең җа­ны   яшәвенә ничек ышан­мый­сың  ди инде!


Газыйм Гарипов – соңгы 10 елда Арчага алып кайтып күмелгән алтынчы солдат. Әле хәбәрсез югалган күпмесенең җаны үзенә тынычлык таба алмый йөри икән? Без, билгесез солдат булырга тиеш түгел, дибез. Табылсыннар иде алар, “хәбәрсез югалганнар” да – тарихыбызның бер сәхифәсе, вакытлыча җуелган бер сәхифәсе.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев