2 декабрь 2019 яңалыклары
-
Азат Фазлыев: "Кыш бабай үлгәнен ничек хәбәр итәргә микән дип утырам хәзер"
Җырчы Азат Фазлыевның инстаграм битендә бер кызыклы һәм чын-чынлап актуаль пост чыккан. "Бүген кибетләрдә балалар Яңа елга сораган әйберләрнең бәяләрен карап чыктым. Кыш бабай үлгәнен ничек хәбәр итәргә микән дип утырам хәзер", - дигән җырчы.
-
Татарстанлыларга фермер продуктларын сату буенча “Туган як” проектын тәкъдим иттеләр
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашында матбугат конференциясе узды, ул «Туган як» бренды астында фермер продуктларын сату проектына багышланган иде.
-
“Әнием –күз нурым”
Юлбат «Ромашка» балалар бакчасында әниләр көненә багышлап “Әнием–күз нурым” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Кадерле әниләребезне котлап балалар “Кызыл алма” әкиятен рольләргә бүленеп уйнадылар. Бик нәниләребез үзләренең әниләренә матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр. Йосыф-Алан балалар бакчасында да балалар әниләрен үзләренең матур җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. Иң ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
-
Бөгелмә янында юл кырыена төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган
Кичә «Бөгелмә – Аэропорт» автомобиль юлының Бөгелмә-Березовка өченче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Мичанбаш авылы клубында “Зиләйлүк” фольклор коллективы
Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” фольклор коллективы Мичәнбаш авылы клубында концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
Казан үзәгендә кар өстендә йөргән казны видеога төшереп алганнар
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар видеороликны интернетка урнаштырган.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәм бала һәлак булган
Бүген иртән республиканың Менделеевск районында юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Зөлфәт Зиннуров урманны кисүләренә каршы
Артист, җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең инстаграм битендә видео белән уртаклашкан. Биектау районы Күлле авылында урнашкан урман уртасында йорт салдыручылардан зарлана җырчы. «Безнең илдә генә шулай була аладыр инде ул! Болай булгач, моннан соң тегендә дә бүленәчәк инде», - ди Зөлфәт видеода.
-
Казандагы балалар бакчасыннан 165 кешене эвакуацияләгәннәр
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
-
Ике Басу Арташ мәдәният йортында «Сабагаз» идарәсе коллективының иҗат-отчет концерты
29 ноябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортында «Сабагаз» идарәсе коллективының иҗат-отчет концерты булып узды. Алар тамашачыларга искиткеч концерт программасы тәкъдим иттеләр. Программага барысы да кертелгән: гармунчылар ансамбле, фольклор коллективы, халык һәм эстрада биюләре, инструменталь ансамбль, нәфис сүз, җыр һәм спектакль күренешләре. Тамашачыларның һәр чыгышы алкышларга күмелде. Бердәм коллектив, җитәкченең горурлыгы.
-
Боз өстенә төшкән автобусның 19 пассажиры һәлак булган
Якшәмбе көнне көндез Байкал аръягы краеның Сретенск районында пассажир автобусы Куэнга елгасы аша салынган күпердән егылып төште. Салонда булган 44 пассажирының 19ы, шул исәптән ике бала һәлак булган. 22 кеше зыян күргән.
-
Казанда фермерлар өчен яңа ярминкә ачылды
«Агрохолл»да сөт продукциясе, ит һәм ит деликатеслары, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш, май, тәмләткечләр, бал (һ.б.) сатып алырга мөмкин.
-
Татарстандагы авариядә Баулы Үзәк район хастаханәсе табибы һәлак булган
Юл һәлакәте кичә Казан – Оренбург трассасының 361нче чакрымында булган.
-
2 – 8 декабрьгә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә Марат Закирның иҗат кичәсе, Кариев театрында - «Карурман».
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә әзер
Бу хакта бүген органик җитештерүгә күчәргә җыенучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.