2 декабрь 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров Абу-Дабида «Формула-1» узышы финалында очрашты
Татарстан Президенты кабул итүче як чакыруы буенча ярышларның финал сериясен тамаша кылды.
-
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы
2019 елның 28 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының финал этабы узды. Финал этабында бадминтон, җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы һәм шахмат кебек спорт төрләре буенча медальләр уйнатылды. Саба муниципаль районы командасы нәтиҗәләре:
-
Марат Җәббаров: авыл хуҗалыгы оешмаларында орлыкларның торышына анализ ясау, 2020 елгы уңыш өчен орлыкларны яңарту планын төзү бик мөһим
Авыл хуҗалыгы оешмаларының алдагы чәчү кампаниясе өчен орлыклар белән тәэмин ителеше һәм Татарстан Республикасында селекция үзәкләренең эше турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар
29 ноябрь көнне балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия-квест “Остазлар белән бергә” проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән иде. Балалар бу очрашудан дөньядагы бар нәрсә турында каян белергә мөмкин икәнен аңлап киттеләр. Балаларга яңа китаплар күрсәттеләр, кроссвордлар чиштеләр. Балаларга бик ошады, канәгать калдылар.
-
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»
Ел саен уткәрелүче «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурста Татарстан Республикасының 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы катнашты, шуларның 28 биш йөз мең күләмендәге грантка ия булды.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы җиңүчеләрне бүләкләде. Грантка ия булучылар арасында «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасы» да бар.Балалар бакчасының педагогик коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чәйнек алырга теләп, казанлылар сәүдә үзәген тәмугка әйләндерә
“Тандем” да акциягә җыелган кешеләр фотога эләгә. Фотоны Казанның интернет-берлегендә бастырып чыгарганнар. Социаль челтәрдән хәбәр итүләренчә, кешеләр чәйнек уйнатуга җыелган.
-
Лилия Муллагалиева: «Елый-елый кайттым»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән килгән мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Миләүшә Зарипова тарафыннан оештырылган бәйрәмдә катнашу хис-кичерешләре белән бүлеште.
-
Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар
Янгын Богдан Хмельницкий урамындагы шәхси йортта 39 квадрат метр мәйданны биләп алган.
-
Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды
Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды. Турнир агымдагы елның ноябрь аенда Саба муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә узды. Зона этапларында катнашу өчен районның 15 авыл җирлегеннән 14-30 яшьлек 150дән артык катнашучы заявка бирде.
-
«Ак Барс» уенчылары Бөтенроссия хоккей көнендә җиңү яулады
«Ак Барс» — «Динамо» уены исәбе — 5:2.
-
День банковского работника России
Ежегодно 2 декабря в России отмечается неофициальный профессиональный праздник всех работников банковской системы РФ — День банковского работника.