3 март 2015 яңалыклары
-
Владимир Чагин идарә иткән "КамАЗ" сатуга куелган
"КАМАЗ-мастер" командасы "КАМАЗ-4911" спорт йөк машинасын куйган. Әлеге узыш машинасы белән берничә ел дәвамында Владимир Чагин идарә иткән иде. Двигатель егәрлеге 900 ат көченә ия булган "КамАЗ" сәгатенә 180 чакрым тизлек белән чаба ала. Ул "Дакар-2002" ралли-марафонында җиңүгә иреште, Россия чемпионатларында дүрт тапкыр призер булды. Йөк машинасының бәясе - 4,6...
-
Шәхси балалар бакчасында сабыйны колагыннан күгәреп чыкканчы тартканнар
Бу хәл Казан шәһәрендә урнашкан "Индиго" шәхси балалар бакчасында була. Баланың әнисе яшь ярымлык малаеның колакларын кара янганын күреп алгач, шунда ук балалар бакчасы мөдиренә шалтырата. Сөйләшү дәверендә төгәл җавап ишетмәгәч, сабыйның әнисе полиция бүлегенә гариза язарга була. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.
-
Казанда маршрут автобусына ут капкан [+видео]
Отмена транспортного налога решит и проблему тех, кто пользуется машиной сезонно - дачники и пенсионеры. «Многие вообще не платят транспортный налог, так как дорого. Мотоциклисты вообще зачастую снимают с регистрации свои транспортные средства», - говорит депутат Госдумы. Законопроект об отмене транспортного налога может быть внесен в Госдуму до конца весенней...
-
"Лада Приора" полиция "УАЗ"ын түбәсенә әйләндергән [+видео]
-
Кышкы II Спартакиада уеннары безнеке!
25-27 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә ТР урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында II Спартакиаданың кышкы этабы үткәрелде. Ул 4 спорт төрен үз эченә алды: 1. Хоккей; 2. Өстәл теннисы; 3. Шорт-трек; 4. Чаңгы. Хоккей уеннарында Саба аграр көллияте командасы Мамадышлыларны 5:2 исәбенә җиңеп финал уенына үтте. Финалда Арча педагогик...
-
Казанда 20 яшьлек малай әтисен үтергән [+фото]
Бәхәснең юньлегә илтмәвен һәрберебез яхшы белә. Күпчелек очракта ул аянычлы вакыйгалар белән тәмамлана. Кинәттән чыккан бәхәс вакытында бер ир-ат әтисенең башына пычак белән суга һәм бугазын кисә. Казанның Чистопольская урамындагы йортларның берсендә узган җомга көнне була бу бәхетсезлек. Әтисенең гәүдәсен олы улы күреп ала. Бу вакытта аның энесе күл булып...
-
Банк кредитлары бурычсызлар өчен генә
Тиздән банклар бурычлы кешеләргә кредитлар бирми башлаячак. 1 марттан башлап Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Бу закон нигезендә хәзер халык кредит алу өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм элемтә чаралары өчен, ЮХИДИ штрафлары һәм алимент акчаларын вакытында түләргә тиеш булачак. Билгеле булганча, узган елның җәендә Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары "Кредит тарихлары"...
-
ОСАГО тарифлары кыйммәтләнә
Россия Үзәк банкы апрлеьдән ОСАГО тарфларын 30 %тан да күбрәккә арттырырга мөмкин. Бу хакта банк рәисе урынбасары Владимир Чистюхин хәбәр иткән. Хәтерләсәгез, иминиятләштерүчеләр, ОСАГО тарифларын 60-100 %ка арттырырга кирәк, дигән фикерне белдергән иде. - Без иминиятләштерүчеләрнең барлык теләкләрен дә истә тота алмыйбыз, - дигән Владимир Чистюхин. - Ләкин 2014 елда...
-
2015 елда дөньяда иң бай кеше исеме билгеле булды
"Forbes" журналы рейтингына караганда, 2015 елның иң бай кешесе булып Билл Гейтс тора ("Microsoft" компаниясенә нигез салучы). Аның байлыгы $79,3 млрд тәшкил итә. Икенче урында мексика миллиардеры Карлос Слим- $76,4 млрд, өчече булып Уоррен Баффет тора- $72,3 млрд. Дөньяның иң бай хатын-кызы: "Wal-Mart" кибетләре хуҗасы Кристи Уолтон- $41,7 млрд
-
Саба районы Килдебәк авылындагы йортта янгын чыккан
Кичә, 2нче март көнне, сәгать 15:47 минутта Килдебәк авылының Тегермәнле урамындагы йортта янгын чыга. Янгын 60 квадрат метрга тарала, зыян күрүчеләр юк. Ут чыгуның төп сәбәбләре әлегә ачыклана. Хөрмәтле Сабалылар! Ут һәм электр приборлары белән эш иткэндә сак булыгыз, узегезне һәм йортыгызны уттан саклагыз.
-
Озак яшәүнең сере - сау-сәламәт йөрәк.
Йөрәк проблемаларын ничек булдырмаска?