3 март 2018 яңалыклары
-
Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?
“Россия тимер юллары” компаниясе хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген юкка чыгарырга тәкъдим иткән. Аерым алганда, 2000 нче елда кабул ителгән әлеге исемлек нигезендә гүзәл затларга машинист булып эшләргә ярамый икән. “Замана белән беррәттән, эш шартлары да үзгәрә. Хәзер элеккеге локомотивлар юк, барысы да автоматка корылган. Шуңа күрә машинист булып хатын-кыз да эшли ала”, – дигән оешма вәкилләре. Гүзәл затны эшкә алыргамы-юкмы икәнен эш бирүче үзе хәл итсен, дип тә өстәгәннәр. Әйтүләренә караганда, Россия Дәүләт Думасында нигездә сәнәгать тармагына бәйле булган һәм шактый искергән 450ләп һөнәрдән торган исемлекне яңадан карап тикшерергә ризалашканнар да инде. Хатын-кызга җитмеш төрле һөнәр дә азмы?
-
Ана теле: “Исәнмесез”, “Нихәлләр”, “Саумысез”! Кайсы дөрес?
Синонимия нигезләре. Мәгънә=сүз тәңгәллеген эзләү дәвам итә. Үткән язмаларда без сөйләм оештырганда “мәгънә = сүз тәңгәллеге” максатын куйганда, ике үзәкнең дә тигезлегенә ирешү өчен телебездә бөтен шартларның да барлыгына инандык кебек.
-
“СҮЗ КӨРӘШЕ” – ИНТЕЛЛЕКТНЫ ҮСТЕРӘ?!
Алар – үз фикерен төгәл һәм туры бәреп әйтүче кыю яшүсмерләр. Максатка ирешер өчен ахырга кадәр көрәшләр. Алдагы тормышта кем буласыларын инде төгәл беләләр. Сүз “Безнең фикер” татар телендәге дебатларда катнашучылар турында бара.
-
70 яшьлек София Ротару 30 яшьлек кызлар сыман. Серне җырчының килене ача
Популяр һәм легендар җырчы София Ротару кышны җылы якларда озатты. Әлеге ял вакытында җырчы 40 елга яшәрде дип әйтәләр. Ул үзенең кайда ял иткәнен яшереп тормый, инстаграм челтәрен актив алып бара.
-
Яз башы башка бәрә
Кояшлы, аяз көннәр башлануга: “Яз исе килә бугай”, – дип шатланырга да өлгермәдек, кыш кабат “холкы”н күрсәтте. Көннәрнең кисәк кенә суытуы, җылы киемнәрне салырга иртәрәк булуын искәртте. Синоптиклар да иртә язга өметләнмәскә чакыра. Кышның үзгәрүчән холкына ияләшеп кенә җитеш! Дөресрәге, организмыбыз гына чыдасын! Ник дигәндә, тәрәзә артындагы мондый үзгәрешләр вакытында таякның авыр башы һәрчак шуңа төшә бит!
-
Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы онлайн
Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
-
Бөтендөнья ЯЗУЧЫЛАР көне!
3 март – Бөтендөнья ЯЗУЧЫЛАР көне!