Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы онлайн
Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Иртәгә, 3 март көнне, Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә комплексында VII Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында әлеге утырышның онлайн трансляциясе оештырыла.
Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/173/. Утырыш сәгать 10да башлана.
Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 1-3 март көннәрендә үтә. Җыенда Россиянең 41 регионыннан 750ләп кече эшмәкәр, фермерлар катнаша.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев