3 апрель 2020 яңалыклары
-
Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү чорында бакчачыларга үсентеләр бирергә кушты
Кичә Владимир Путин эшләми торган көннәрне апрель азагына кадәр озайту турында боерык имзалады.
-
Экология икеайлыгы
Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен санитар чистарту, территорияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб төзелде һәм чаралар планы расланды.
-
Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү чорында предприятиеләргә катгый таләпләр куя
Эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тотарга һәм битлек бирергә тиеш.
-
Игенчеләр кырда сынала
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, күпчелек хуҗалыклар язгы кыр эшләренә керешкән. Уҗымнарны 1 апрельгә минераль ашламалар белән – 1426, күпьеллык үләннәр 3333 гектарда тукландырылган.
-
Сәламәт булыйк
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә һәм авырмый яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле чаралар үткәрелә. Һәр елны әлеге дата глобаль проблемаларга багышлана һәм аерым девиз астында үтә. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы 2020 елны шәфкать туташлары һәм акушерлык хезмәте эшчәннәре елы дип игълан итте һәм шул уңайдан әлеге хезмәтнең тормыштагы ролен күтәрүгә багышлана.
-
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларындагы абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты
Рөстәм Миңнеханов бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә язып чыкты.
-
Яшә, Саба-йорт: депутатлар, шәхесләр, язмышлар!
МИҢНЕХАНОВ Рәис Нургали улы
-
Кеше хезмәте белән матур
Озакка сузылган салкын кыштан соң, туган җиребезгә яз аяк баса. Яз көне табигать, көзге каршында боргаланучы гүзәл кыз кебек. Ә көзге – зәңгәр күк йөзе, йөзеп йөрүче болытлар- ак мамыклар... Агачларның бүрткән бөре исе, җылы язгы күлләвекләр, чыпчык һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы җаннарны иркәли. Бу – табигатьнең уяну вакыты. Матурлык! Нәкъ менә шушы ямьле чорда Яңа Мичән авылында Габделнәкыйп абый белән Фидания апалар гаиләсендә көтеп алынган тәүге бала булып дөньяга килә Гүзәлия.
-
Илсөя Бәдретдинова ике операция кичергән
Бу турыда ул Инстаграм аккаунтында язып чыкты.
-
Яшьлекләрен сугыш урлаган
Бу көннәрдә Сатыш авылында яшәүче Хәлимә Ибраһим кызы Миннебаева- 90 яшьлек, Олы Кибәчедән -Суфия Сафа кызы Сафина һәм Сабадан Миннехода Зиатдин кызы Гасыймова 95 яшьлек юбилейларын каршыладылар.
-
Большаков Конституциягә төзәтмә турында: Бу – сәясәтне чынбарлыкка яраштырып көйләү
Россиянең Төп законына чит илдә яшәүче ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү турындагы пункт өстәләчәк.
-
Үз-үзеңне изоляцияләү чорында яшь инспекторларны дистанцион рәвештә укыталар
Яшь инспекторлар остазлары белән бергә «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия бәйгесенә әзерлекне дәвам итә.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән
Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да хастаханәдә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек.
-
Бүген Фирдүс Тямаев #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушыла
Әлеге чарада Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин һәм башкалар чыгыш ясады инде. ⠀
-
Авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредитларын бирә башлаучы банк ачыкланды
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.