Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән

Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да хастаханәдә, аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын алты яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Вирус Франция, Германия һәм Швейцариядән кайткан татарстанлыларда ачыкланды. Аларның хәле канәгатьләнерлек дип әйтерлек, температуралары юк. Барысы да табиблар күзәтүендә, моңа кадәр карантинда булганнар», - дип ачыклык кертте ул.

Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыруның 1 миллионнан артык очрагы теркәлгән, бер тәүлек эчендә аны 80,4 мең кеше эләктергән. Россиядә Covid-19 коронавирусы йоктыруның 3,5 мең очрагы теркәлгән, шуның 771е – соңгы тәүлектә.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев