3 июль 2022 яңалыклары
-
Байлар Сабасында булган “Автоледи-2022” бәйгесеннән фоторепортаж
Машина йөртү осталыгында ярышырга 13 хатын-кыз килде.
-
Зур сәүдә челтәрләре товар бәясе үзгәрүгә китерердәй яңа карарга килгән
Азык-төлектән тыш, башка товарлар белән дә сәүдә итүче популяр супермаркетлар челтәрләре товар бәясе үзгәрүгә китерердәй яңа карарга килгән. Алар, берләшеп, базарга реформа ясау зарурилыгын, моның товар бәясендә үзгәрешләргә китерергә тиешлеген белдергән.
-
Казан янында якутларның этно-авылы төзеләчәк
Казан янында якутларның этно-авылы төзеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый тәкъдимне хуплаган. Бу хакта Татарстанда якутларның милли-мәдәни берләшмәсе рәисе беренче урынбасары Марат Третьяк белдергән, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
-
Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар
Сабагыннан өзеп капкач, әчкелтем сусыл татлы җимешләре авызда эреп китә торган, җете яки карасу кызыл төстәге татлы чияне яратмаучы сирәктер. Чиядән мул уңыш үстереп алуның үз серләре бар. Янәшәсенә үзен серкәләндерә торган сортлысын утыртып үстермәсәң, ел әйләнәсе дөрес тәрбия бирмәсәң, өметнең акланмаячагы көн кебек ачык.
-
Татарстанда узган тәүлектә ковидның 46 очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 46 очрагы теркәлгән. Авыручыларның барысын да хастаханәгә салганнар, дип хәбәр итә COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оперштаб.
-
Төркиядә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы теркәлгән
Төркия сәламәтлек саклау министры Фәхретдин Коҗа илдә маймыл чәчәге йоктыруның беренче очрагы теркәлү турында хәбәр иткән.
-
Кыр наратбашын җыеп калыгыз. Тешләрне ныгыта.
Бик күп үләннәрне җыяр чак җитте, дуслар. Шуларның берсе – кыр наратбашы. Аны августка хәтле җыя аласыз.