3 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан җыелмасы бадминтон буенча Россия чемпионатында көмеш медаль яулады
Ярышлар 30 августтан 2 сентябрьгә кадәр Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә узды.
-
Татарстанда ишегалдын төзекләндерүгә тәкъдим язу өчен анкета тараталар
Анкета бланклары фатир саен өләшенә һәм сайлау участогында да бирелә.
-
Равил Гайнетдин мәрхүмә Валерия Порохованың туганнарының кайгысын уртаклашты
Җеназа намазын 4 сентябрьдә Мәскәүдә укыячаклар.
-
МЧС Идел суыннан Пират белән Ковбойны коткарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте, Идел елгасының Березовка авылы тирәсендә җилкәнле көймәдә әйләнеп капланган биш кешене коткаруы турында хәбәр итте.
-
ӘЙЛӘНДЕРӘМ КАЛЕНДАРЬНЫ ҺӘМ...
Бүген Россиядә инде мемга әйләнеп өлгергән Михаил Шуфутинский башкаруындагы "3 сентябрь" җырына 25 ел! Соңгы 4-5 елда бу җыр шулкадәр популярлашты ки, бу көнгә бер ай кала ук интернетта Шуфутинский белән " Син календарьны әйләндерергә әзерме?" ише мемнар тарала башлый.
-
Зөлфәт Зиннуров радиога кайткан!
Ун ел тәнәфестән соң, Зөлфәт Зиннуров янә үзе эшләгән радиога кайткан. Бу хакта ул бүген үзенең аккаунтында хәбәр итте.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көненә багышланган чаралар
29 нчы август көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә Республика көне билгеләнеп үтте. Бәйрәм кызыклы уеннар, Шәмәрдән авылы ишегаллары һәм урамнары арасында баскетбол буенча турнир, шахмат -шашка уеннары, концерт һәм дискотека белән үрелеп барды. Бөтен халык тәмле ботка,чәй белән сыйладынды.
-
Айдар Галимов Бауманда урам җырчысына кушылып җырлаган
Казанның Бауман урамында, Шаляпин һәйкәле янында җырлап торучы татар егетен күпләрнең күргәне бардыр. (Аның Альберт Исмаил белән дә җырлап видеога төшкәне бар.) Айдар Галимов та әлеге талант иясенә ялгыш кына юлыккан.
-
Татарстанның сайлау участоклары сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрне кабул итәргә әзер
Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе ТР хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен участокларны әзерләү эшләре алып барды. Участоклар аз мобильле сайлаучыларны һәм күрү сәләте югалган кешеләрне кабул итәргә әзерләнгән. 92% участоклар бинаның беренче катында урнашкан. Сайлау участокларында инвалидлыгы булган кешеләргә волонтерлпр ярдәмгә киләчәк.
-
Очучы автобуслар, җир асты шәһәрләре, космоска ял итергә бару: 50 елдан тормышыбыз нинди булыр?
Футурологлар кешеләргә җир асты шәһәрләрендә тормыш фаразлады.
-
Пүкәл авыл клубында "Белем көне"
Календарьның битендә кабат менә дигән дата - 1 сентябрь, димәк, укуны башлап, җиңәргә, яңа үрләргә ирешергә вакыт җитте.
-
Рөстәм Миңнеханов - "Бердәм Россия"гә: "Без республикада һәрвакыт бер команда булып эшлибез»
Татарстан бердәмроссиялеләре Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Советына сайлау кампаниясе стратегиясе турында сөйләштеләр
-
Казан табибы Татарстан әләме белән Эльбруска күтәрелде
7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реаниматологы 5 мең 642 метр биеклеккә сигез көн менгән.
-
День солидарности в борьбе с терроризмом
Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата России была установлена в 2005 году федеральным законом «О днях воинской славы России» и связана с трагическими событиями в Беслане (Северная Осетия, 1—3 сентября 2004 года), когда боевики захватили одну из городских школ. В результате теракта в школе № 1 погибли более трехсот человек, среди них более 150 детей.