3 сентябрь 2019 яңалыклары
-
20 минутта сыр ясау ысулы
Кирәк булачак: 1кг эремчек, 60г атланмай, 1 йомырка, 1, 5 чәй кашыгы тоз, сода
-
Татарстан мөфтие республиканың мөселман яшьләре белән очрашачак
Очрашуда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк.
-
Алдагы ике елда Тинчурин театрына баш режиссер куелмаячак
Ирада Әюпова Тинчурин театрының баш режиссеры эштән алыну сәбәбен аңлатты.
-
КФУ профессоры: Киләсе елларда Татарстанда кыш суык булмаска мөмкин
“Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар явуы ихтимал”, - ди Юрий Переведенцев.
-
Worldskills катнашучыларын гадәти тормышка яраклаштыру өчен тренинг үткәрелгән
Бүген чемпионатта катнашучыларны Казан аэропортында тантаналы рәвештә каршыладылар.
-
Бердәм кабул итү көне
2019 нчы елның 03 нче сентябрендә 14.00 сәгатьтә Саба муниципаль районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” дәүләт автоном учреҗдениесендә әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Бердәм кабул итү көне үткәрелде. Комиссияда суд приставы, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре катнашты.
-
Казанда «Мерседес» шоферы, этне бәрдермәс өчен, каршы юлдагы «Лада»га бәрелгән
Юл-транспорт һәлакәте «Салават Күпере» торак комплексы территориясендә булган.
-
КФУ профессоры Юрий Переведенцев: Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк
Галим сүзләренчә, әбиләр чуагы берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
-
Өй шартларында ясалган тавык тушенкасы
Кирәк булачак: тавык- 2кг,, кара борыч (гopошeк)- 20данә, тоз- 20 гp., лавp яфрагы- 4 данә.
-
Кагыйдә бозган өчен штрафлар турындагы карарны электрон рәвештә алырга мөмкин
Кагыйдә бозу очраклары турында карарларны электрон рәвештә алу өчен, ТР дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә язылу таләп ителә.
-
Олы Нырты авыл җирлегендә –Белем көне!
1 сентябрь - Белем көне! Чәчәкләр, дуслар, елмаюлар бәйрәме! Завод Нырты мәктәбе ишеге яңа уку елына старт бирү өчен яңадан ачылды. Традиция буенча Белем көненә багышланган тантаналы линейка үткәрелде. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 2 бала керде, мәктәптә барлыгы 51 укучы белем алачак. Яңа уку елы барысы өчен дә уңышлы булсын!
-
Яшүсмернең фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган
Британиянең Бристоль шәһәрендә яшәүче яшүсмернең ун ел дәвамында зарарлы ризык – фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган. Аның авыру тарихы күптән түгел, Annals of Internal Medicine медицина журналында басылып чыкты.
-
Казанда чиратта торучылар арасында конфликт килеп чыкканнан соң тикшерү үткәрелә
Полицейскийлар конфликтның сәбәпләрен ачыклый
-
«Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстаннан ике спектакль катнаша
Беренче урынга лаек булучыларны – 200 000, икенче урынга – 140 000, өченче урын ияләрен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.
-
Белем бәйрәме
Түбән Шытсу төп мәктәбендә Белем бәйрәме булып узды. Бу уку елында беренче сыйныфка 5 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 46 бала белем алачак. Яңа уку елы котлы булсын!