20 минутта сыр ясау ысулы
Аш-су

20 минутта сыр ясау ысулы

Кирәк булачак: 1кг эремчек, 60г атланмай, 1 йомырка, 1, 5 чәй кашыгы тоз, сода

Ясау этабы:

  1. Кайнар суга эремчек салырга һәм уртача утта 20 мин дәвамында пешерергә. Эремчекне сөзеп, саркытырга кирәк.
  2. Эретелгән атланмайны эремчеккә өстәргә һәм яхшылап болгатырга.
  3. Йомырка, тоз, сода өстәп якынча 5 мин болгатырга.
  4. Эремчекне савытка тыгызлап салып, суыткычта кимендә 5 сәгатькә калдырырга.

Тәмле булсын!


Нет комментариев