3 октябрь 2013 яңалыклары
-
“Мистер Бин” ислам динен кабул иткән
Британиянең танылган комедия артисты октябрьнең беренче көнендә ислам динен кабул иткән. Әлеге хәбәргә ышанмаучылар да бар, әмма күпчелек барыбер шатлана. Атнаның икенче көнендә танылган актер Роуэн Аткинсонның ислам диненә күчүе турындагы хәбәрләр пәйда булды. Wikipedia битендә әлеге вакыйганың хәтта төгәл датасы да күрсәтелгән - 2013 елның 1 октябре. "Мистер Бин"...
-
Юлбат авылында яшәүче Минжиһан Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Район, социаль яклау идарәсе, авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләре Юлбат авылында яшәүче Минжиһан Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
-
Ольга Шамышеваның ире Алишер Абдурахманов: “Оля мине барысы өчен дә гафу итсен иде”
Ольга Шамышеваның ире Алишер Абдурахманов хатынын таксист үтергәненә ышанмый. "Ольганы җирләгәннән соң, чын үтерүчене эзләп табачакмын. Экстрасенсларга мөрәҗәгать итәрмен дип уйлап торам. Алар Оляны эзләгәндә дә безгә бик ярдәм иттеләр. Күрәзәчеләрнең күбесе Оляны исән, аны көчләп тоталар, дип әйтте. Минемчә, аны әйтелгән вакыттан соңрак үтергәннәр. Уйлап карагыз: Ольганы ит комбинаты...
-
Саба җәмигъ мәчетендә Коръәнне укырга өйрәнү буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дәресләр башланды
1 октябрьдә Саба җәмигъ мәчетендә дин нигезләрен, Коръәнне укырга өйрәнү буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дәресләр башланды. Якшәмбе көнне укулар балалар өчен дә оештырыла. Башлангыч белем алырга теләүчеләр сишәмбе көнне 18.00 сәгатькә килә алалар. Көндез белән уку да мөмкин.Сорауларыгыз булса, мәчеткә 2-35-68 телефонына шалтыратыгыз.
-
Казан вәхшиләрчә үтерелгән 30 яшьлек Ольга Шамышева белән саубуллаша [+фото]
Буген Казан төнге клубтан кайтышлый үтерелгән Ольга Шамышева белән саубуллашты. Ольганың ире Алишер Абдурахманов әйтүенчә, хатынын соңгы юлга озатырга 200дән артык кеше килгән - алар арасында аның дуслары, якыннары бар. Ольга Казанның бер һөнәр лицеенда кулинария буенча дәресләр биргән. Шуңа да аның янына бүген хезмәттәшләре, студенталары, укучылары килгән. Ольганың гәүдәсе...
-
Саба егете ясаган "Сатурн-1" аппаратын президент та караган
2 нче октябрь көнне "Корстон" күңел ачу үзәгендә машина төзүчеләр көненә багышланган Татарстан Республикасы Президенты катнашы белән тантаналы бәйрәм булып узды. Бу бәйрәмдә балаларның техник иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Саба гимназиясе дә актив катнашты. 11 сыйныф укучысы - Дәүлиев Айназ һәм җитәкчесе Габид Хөснулла улы үзләренең Сатурн-1 аппаратларын тәкъдим...
-
Татарстанда Корбан гаетендә дөя дә чалачаклар
Лаеш районында Корбан гаете өчен дөя үрчетә башлаганнар. Гадәттә корбанга сарык яки сыер кебек хайваннарны гына чалалар. Ләкин дөя чалу да гөнаһ түгел. Ислам кануннары буенча, сарыкны бер кеше исеменнән генә чалсаң, дөяне җиде кеше исеменнән чалырга була. Бүгенге көндә дөяләр сатуда, бәясе 180 мең сумнан башлана.
-
Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды
30 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Анда ике көн тәртибе - Саба муниципаль районы Советының "Саба муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларның план чорына бюджеты турында"гы карарына (19.12.2012, №163) үзгәрешләр кертү" һәм балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды....