4 март 2015 яңалыклары
-
Утлы маршрутның яңа фотолары
3 март көнне Казанның Рәис Гареев урамында ут капкан 22 нче маршрут автобусының яңа фотолары. фотолар: ProKazan.ru
-
Игътибар: 9 мартта студентлар арасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары
9нче март көнне студентлар арасында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ярышта Саба районыннан булган барлык студентлар да катнаша ала.
-
8 яшьлек "Ак Барс" һәм "Дулкын" хоккейчылары боз бүлешә алмаган [+видео]
Казанның "Ватан" боз сараенда 8 яшьлек спортчылар массакүләм сугыш оештырганнар. Бу хәл 14 февраль көнне була, ләкин видеоматериал мәгълумат чараларына әле генә килеп эләгә.
-
28 февральдә Байлар Сабасында яшәүче Манзума Хуҗина 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте
Илгә килгән афәт - сугыш чорында Бөек Җиңү өчен Манзума әби дә үзеннән зур өлеш кертә.
-
Полиция хезмәткәре хатынын ни өчен атып үтерүен сөйләгән
Әлеге фаҗига 23 февраль төнендә Чаллы шәһәрендә булган иде. Ул вакытта Тукай районы полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, 36 яшьлек ир-ат хатынын "Сайга" ау карабиныннан атып үтерүе турында мәгълүм булды. Беренчел фаразлар буенча,үз фатирларында фаҗига булыр алдыннан гаилә әгъзалары бәхәскә кергән һәм ачуы кабарган ир-ат ау коралыннан хатынына аткан, диелде. Сул...
-
"Пусть говорят" тапшыруына ябылу куркынычы яный
Россиянең мәгълүмат чаралары әйтүенчә, озакламый Андрей Малахов алып бара торган "Пусть говорят" тапшыруы ябылырга мөмкин. Безнең сәясәтчеләр бу тапшыруның соңгы вакытта чыга торган тематикасына карата шактый канәгатьсезлеген белдерәләр. Мәсәлән, кемнән бала тапканын белми торган хатын-кызлар, исерек ирләр, тәртипсез хатыннар. Бу бөтенесе регуляр рәвештә телевизордан күрсәтелә. Андрей Малахов тапшыруы ябылу турындагы...
-
“Лукоз Саба” кәҗәләренең киләчәге өметле [фоторепортаж]
"Лукоз Саба" Россиядә баш саны буенча иң эре кәҗә фермаларның берсе. Ферма 2700 башка исәпләнгән.
-
Казан чәркәханәсендә ир-ат ике кешегә пистолеттан аткан [+видео]
42 яшьлек ир-ат чәркәханәдәге сатучы кызга бәйләнә башлагач, ишектән берсе кереп хатын-кызны яклап чыга. Шуннан соң җинаятьче пистолет чыгарып бәйләнүченең башына һәм хатын кызның күкрәгенә атып чыгып кача.
-
Хатын-кызның холкы турында аның яраткан чәчәкләре сөйли икән
Ромашка яратучылар бер дә гади һәм беркатлы түгел. Алар максатлар куярга һәм шуңа ирешергә яраталар. Кешелек сыйфатларына хөрмәт белән карыйлар. Алар гаиләдә һәм мәхәббәттә тынычлыкка омтылалар, бик яхшы дус була алалар. Лалә яратучылар - әлеге чәчәкләр кебек үк җилгә бирелмәүчәннәр, энергияле һәм арымас хатын-кызлар. Бераз үзсүзле булганлыктан, башкаларның фикерләре белән...
-
"ТВ3" каналында татар сихерчеләре турында сюжет [+видео]
"ТВ3" телеканалында бара торган "Колдуны мира" тапшыруында Казан һәм татар сихерчеләре турында сюжет күрсәттеләр.
-
2015 елда чиновниклар саны кимерме
Русиянең 32 субъектында чиновниклар санын кыскарту турында карар кабул ителгән. Кайбер төбәкләрдә түрәләр эш урынын югалтмаячак, әмма аларның хезмәт хакы берникадәр кими төшәчәк, дип хәбәр ителә. Татарстанда чиновникларны кыскарту көтелми - ведомство һәм министрлыклар хезмәткәрләре саны план буенча 2011-2013нче елларда оптимизацияләнгән. Безнең гәҗит
-
“Ак калфак” оешмасы кулъяулык чигү буенча конкурс игълан итте
"Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан, төрле иҗади конкурслар оештыра. Чираттагысы "Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем - чиккән кулъяулык" дип атала. Атамасыннан күренгәнчә, анда чигелгән кулъяулыклар кабул...
-
Халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан
18 яшьлек егет өйдә кия торган халаттан һәм тапочкидан азык-төлек кибетен баскан. Ул аннан 3800 сумлык тәм-том урлаган. Бу хәл Яр Чаллыда була. Егет «Хәсән Туфан проспекты» тукталышында җир асты кичүендәге кибеткә тәрәзәне ватып үтеп керә. Каравылчыны кыйный. Полицейскийлар егетнең сәер киемнән булуын нәкъ менә каравылчыдан беләләр дә. Ә егет...
-
Яңа төр алимент гамәлгә керәчәк
Юстиция министрлыгы яңа төр алимент кертү буенча закон проекты әзерли. Балигъ булмаган балаларыннан читтә яшәүче әти-әниләргә өстәмә түләүләр йөкләргә мөмкиннәр. Хәзер түләнә торган алименттан тыш, алар торак өчен чыгымнарны да капларга тиеш булачак. Бу документ 2025 елга кадәр дәүләт гаилә сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә. Ничек, нинди күләмдә, нинди...
-
Караклар авыл почта бүлеген басканнар
Әлки районы Кошки авылында караклар төнлә ишектәге йозакны ватып, почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән ачыклый алмаган. Тикшерү-эзләү эшләре дәвам итә, дип яза "Әлки хәбәрләре" басмасы.