4 май 2015 яңалыклары
-
Сәүдә үзәге тәрәзәсеннән егылган
Хатын-кызның гомерен саклап калып булмый, ул үлә. Ул Казандагы "Сувар плаза" сәүдә үзәгенең өченче катындагы тәрәзәсеннән егылып төшә. Хокук саклау органнары әлеге вакыйга уңаеннан тикшерү алып бара. Һәлак булган хатын-кызның биредә җыештыручы булып эшләгәнлеге турында мәгълүмат та кергән. Әлмәт таңнары
-
Егетнең гомере мотоциклда өзелә
35 яшьлек егет үзенең "Ямаха" мотоциклын шулкадәр дәрәҗәдә куа ки, хәтта юлдан читкә очып төшә һәм коймага килеп бәрелә. Яр Чаллыдагы бу вакыйга бәхетсезлек белән тәмамлана - руль артында утыручы имгәнүләрдән үлә, ә аның 36 яшьлек пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
-
Туй алып баручы мәҗлес вакытында кәләшне талаган
Кәләшкә килгән зыян 50 мең сумнан артып китә. Чувашиянең Батыр районында була бу хәл. Кәләшнең туй вакытында алтын бизәнү әйберләре һәм кыйммәтле айфон салынган сумкасы - клатч юкка чыга. Эзләнү-тикшеренү вакытында шик Татарстанның 24 яшьлек артистына төшә. Нәкъ менә аны туй алып бару өчен яллаган булалар. Аны конвой белән Чувашиягә...
-
Россиянең иң хәерче шәһәрләре ачыкланган
Россия хөкүмәте каршында эшләүче Финанс университетының социология департаменты тикшеренүләре Россиянең иң хәерче шәһәре дип Липецк шәһәрен тапкан. Анда яшәүче 21 процент халыкның тормышы хәерчелеккә туры килә. Исемлеккә Волгоград, Ульяновск һәм Ярославль шәһәрләре дә кергән. Әлмәт таңнары
-
Алинә Шәрипҗанова кызына нинди исем кушкан
- 1 апрель көнне икенче тапкыр әни булдым. Бу шатлыклы хәбәрне җиткергәч, күпләр ышанмый торды. Янәсе, «апрель шайтаны». Икенче көнне генә шул тема дәвам иткәч, «уяндылар». Мәхәббәт җимешебезгә Альмира дип исем куштык. Улыбызга 30 июнь көнне ике яшь тулачак. Беренче баланы да, икенчесен дә бик тиз һәм авыртуларсыз таптым. Кызымны...
-
Резеда Шәрәфиева, Наил Шәйхетдинов, Булат Бәйрәмов 1 майны ничек үткәрә
Май бәйрәмнәре - табигатьнең уянган, иң матур вакыты. Бу ялларны ничек үткәрәсез? Җиң сызганып эшләргә җыенасызмы, әллә рәхәтләнеп ял итәргәме? Шушы сорау белән иҗат кешеләренең башын катырып алдым. Резеда Шәрәфиева, җырчы: - Нинди ял ди инде ул безгә, авыл кешесенә? Май бәйрәме бит ул җыясын җыеп, утыртасын утыртып, юасын юа...
-
Кайсы чикләвек нәрсәдән файдалы
Фисташка «Начар» холестеринның күләмен киметә. Күзнең сәламәтлеген кайгырта. Миндаль Инсулин эшләнеп чыгу процессын киметә. Гәүдә авырлыгын киметә.
-
261 миллион сумлык концерт
Мәскәү Бөек Җиңү көненә багышланган концерт программасы белән шаккатырырга җыена. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә оештырылачак бәйрәм концертын оештыру һәм үткәрү өчен 261 миллион чамасы акча тотарга җыеналар икән. Шәһри Казан