4 июль 2014 яңалыклары
-
Сабаның Юлбат тавында җиләкчеләр кырын ятып җиләк җыялар [фоторепортаж]
Җиләкчеләр турында язманы газетабызның алдагы саннарында укый аласыз. Ә әлегә сезнең игътибарга Юлбат тавыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез. :) Фәридә Вилданова фотолары.
-
Суд “Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча гаепләнүчеләрне гаепле дип тапты
Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" дизель-электроходы һәлакәте турында эш буенча тикшерелә торган биш гаепләнүчене булган фаҗигадә гаепле дип тапты. Кичә "Яшьлек" мәдәният йортында "АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина, "Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил...
-
"Бер төргәк төшкән саен ун сум акча булды диеп сөенеп куябыз"
Авыл җирендә яшәүчеләр өчен печән вакыты элек-электән җаваплы саналган. Печәнлегең тулы булса гына кышны тыныч күңел белән каршылыйсың. Алдагы елгы корылыклар белән чагыштырганда үләннәр муллыгы быел шөкер итәрлек.
-
Бүген "Сәләт-Саба" аланының ачылыш тантанасы үтте [фоторепортаж]
-
Сабалылар туризм бәйгесендә V урын яулап кайтты
27-29 июньдә Балтачта республика "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте "Сәламәтлек" XI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында күптөрле туристлык ярышлары буенча Татарстан чемпионаты үткәрде. Ярышларда барысы 100гә якын кеше катнашты. Өч көн барган бәйге йомгаклары буенча команда зачетында I урынны балтачлылар алды. Саба командасы - V урында. Ярышлар программасының спорт өлешеннән...
-
Иртәгә Шәмәрдәндә пляж волейболы буенча район чемпионаты үтә
5 июльдә Бөтенроссия Олимпия көненә багышлап һәм Шәмәрдәннең "Яшьлек" спорт үзәге оешуга 17 ел тулу уңаеннан пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы ачык чемпионаты үткәрелә. Чемпионат хатын-кыз командалары арасында үтә (мәктәп укучылары да катнаша ала). Уеннар "Яшьлек" спорт үзәгенең спорт мәйданчыгында 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Игътибар: Татарстанда боз явуы ихтимал
Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы фонында урыны белән яшенле яңгыр явачак, боз явуы ихтимал. Алмашынучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы, ләкин аерым районнарда көчле яңгыр, боз явачак һәм яшен булачак. Төнлә һәм көндез урыны белән томан булуы көтелә. Төнлә республикада 13-18, көндез 22-27, көнчыгышта 32 градуска кадәр...