5 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сабага суыклар килә
Якын көннәрдә Татарстанга суыклар килә дип хәбәр итә синоптиклар.7 гыйнвар көнне һава температурасы төнлә 22-27 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән 32 градус булуы да мөмкин.Ә көндез белән термометр баганасы 20-25 градусны күрсәтәчәк. 8 гыйнвар көнне төнлә 28-33 градус, республиканың көнчыгыш районнарында 37 градус суыклык көтелә.Сабада ул көнне көндез белән -29,...
-
Cаф һавада сәнгать мәктәбе укучылары өчен “Күңелле стартлар” үтте
5 гыйнвар көнне 13.00 сәгатьтә сәнгать мәктәбе укучылары өчен традициягә кергән "Күңелле стартлар" үтте. Ел да балалар бу кышкы уеннарны көтеп алалар, бик теләп катнашалар. Быел да билгеләнгән сәгатькә үзәк мәйданга балалар бик тиз җыелдылар. Кышкы көннең матур һавасы балаларга яхшы кәеф, уеннарга көч, дәрт өстәде. Ике командага бүленеп,капитаннар билгеләп...
-
Игътибар: кош гриппы белән авыручылар арткан
«Роспотребнадзор» Яңа ел бәйрәмнәрендә чит илгә ялга баручыларга игътибарлы булырга киңәш итә. Ни өчен дигәндә, Мисыр, Һиндстан, Германия, Япония һәм Нидерландта кош гриппы белән авыручылар арткан. Туристлык оешмалары теге яки бу илдә кош гриппы таралу турында мәгълүмат алса, бу хакта кичекмәстән туристларга хәбәр итәргә тиеш.
-
Казан зоопаркында яшь егетләр боланны котыртып, мөгезеннән тоткалап уйнаганнар
Хәтерегездә булса, быелның җәй аенда Казан зоопаркында яшь егетләр боланны котыртып, мөгезеннән тоткалап уйнап, хайванга физик һәм рухи җәрәхәт ясаганнар иде. Тик хокук сакчылары егетләрнең гамәлендә җинаять эзе тапмаган, аларны җаваплылыкка тартуны кирәк дип санамаган. Тикшерү эше туктатылган.