5 март 2021 яңалыклары
-
Уллары Әфганстанда һәм Чечен Республикасында һәлак булган әниләрне 8 Март бәйрәме белән котладылар
Сугышчан дуслары әниләрен онытмый
-
Туган телләрнең II нче республика фестивале
Бүген Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее базасында туган телләрнең II нче республика фестивале узды. Анда республикабызның 11 районыннан укучылар-укытучылар, Казан (Идел буе) федераль университетының чит ил студентлары катнаштылар. Фестивальдә катнашучылар группаларга бүленеп, төрле юнәлешләр буенча сәяхәт итеп, татар халкының йолалары, тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштылар. Соңыннан чит ил студентлары мастер класслар үткәрделәр.
-
Шәмнәр дә сүндерттеләр
Саба авылында яшәүче Мәгдәнур абый Гатауллин хезмәттә дан казанган кеше.
-
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды
«Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Президент.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләделәр
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән социаль-гуманитар проект кысаларында уздырылучы чаралар һәм ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларыннан торучы "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсенең беркетмәсен үтәү максатыннан, Олы Кибәче авыл җирлегендә хатын-кыз тыл ветераннары 8 март бәйрәме белән тәбрикләнде. Бүләк пакетларга иганәче "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы булды. Бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин өләште.
-
При поддержке АО «Транснефть – Прикамье» в селе Шаркан Удмуртской Республики открылся культурно-досуговый центр
АО «Транснефть – Прикамье» оказало помощь администрации муниципального образования «Шарканский район» Удмуртской Республики в строительстве культурно-досугового центра. Торжественное открытие нового здания состоялось в с.Шаркан. Проект реализован в формате софинансирования. Предприятие направило 42 млн рублей на строительство инфраструктуры объекта и мелких архитектурных форм.
-
"Үз бәхетем - үз кулымда" - ди Илдария Гомәрова
Һәркем үз бәхетен үзе тудыра. Чөнки әлеге төшенчәне һәр кеше үзенчә аңлый. Тенеки авылында яшәүче Илдария Гомәрова өчен иң зур бәхет – сау-сәламәт балаларының тәгәрәшеп үсүендә.
-
Владимир Путин хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады
Котлау сүзләрен Путин «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәмләшү акциясендә катнашучылар белән очрашуда әйтте.
-
Татарстан Республикасында көзге бөртекле культураларның торышы
Татарстанның климат шартлары көзге һәм сабан культураларын уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Республикада 2021 ел уңышы өчен 552 мең га мәйданда көзге бөртекле культуралар чәчелгән.