Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды

«Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Президент.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды.

«Иң матур язгы бәйрәм алдыннан „Ана даны“ медален тапшырабыз. Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. «Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләр белән дан тота», — диде Рөстәм Миңнеханов. 

undefined

Ул былтыр 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте. «Һәр алтынчы никах — катнаш гаилә. Туган балаларның яртысыннан артыгы гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Барлыгы 61 процент тәшкил итәләр. Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», — дип белдерде. 

Барлыгы 11 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды. 

Фото: Рәсми Татарстан

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев