Байлар Сабасы почта бүлеге хезмәткәрләренең 1949 елгы архив фотосурәтендә сурәтләнгән кешеләрнең исемлеге ачыкланды.
Байлар Сабасында элек-электән кемнәр генә яшәмәгән дә, кайда гына кем булып эшләмәгәннәр һәм бу төбәктә бик күпләр үз эзләрен калдырып киткәннәр. Кайберләре үзләренең серлелекләре белән дә аерылып торганнар. Шундыйларның берсе — Байлар Сабасының Ачы урамында (хәзерге Тукай урамы) яшәгән Мәдрәми Сираҗиеның абыйсы Хисами исемле карт. Хәзерге почта бинасы урынында каравыл йорты булган. Анда авыл кешеләре җыелып сөйләшкәннәр, күп кенә яңалыкларны шушы урында ишетеп белгәннәр. Менә шулай бер килгән вакытында Хисами карт:
«Кайчандыр бу урыннарны үрмәкүч сарыр», — дип әйтеп куя. Халык аптырый, чөнки аның әйткән сүзләре дөреслеккә чыга торган була. Чыннан да, күпме еллар узгач, бу каравыл йорты урынына агачтан почта оешмасы төзелә. Аның телеграф һәм элемтә бүлекләре ягында чыбыклар үрмәкүч пәрәвезе шикелле үрелеп беткәннәр иде. Хисами карт моны үзе генә күрә алмый, чөнки үзе дә каядыр китеп юкка чыга, аны эзләүләр нәтиҗә бирми.
Бу агач бинада үземә дә 1974-1975 елларда армиягә киткәнче авылларга почта озатып йөрүче буларак эшләргә туры килде. Анда күпчелек өлкән буын кешеләре белән аралаштым. Шул вакытларны искә төшереп, уйланып, гаилә архивын актарып утырганда бер иске фотога юлыктым. Анда сурәтләнгән, ул заманнарда эшләгән кешеләрнең кемнәр булулары мине кабат эзләнү юлына этәрде. Бу затларны ачыклауның бик җиңел булмаячагын мин аңлый идем, чөнки ул вакытларда эшләгән, яшәгән кешеләр безнең араларда юк инде. Бу чорларда радиоузел хәзерге «Гөлназ» аптекасы урынында булып, бу бина Сәрдә урамы (хәзерге Тукай урамы) Хуҗа байдан күчерелгән.
Совет власте урнашкач, Миңлебай уллары: Вәлиулла, Шәрифулла һәм Әнәс монда кырмачылык белән шөгыльләнгәннәр. Радиоузел итеп үзгәрткәч, 1946 елның апреленнән 1948 елның июненә кадәр минем әнием Минсрүр бу бинадан радиотапшырулар алып барган, ә начальнигы Гыйлаҗи абый Зыятдинов булган. Әтием Мәхмүт 1939 елда тулы булмаган Саба мәктәбен тәмамлагач, сугышка киткәнче 1942 елның август аена кадәр элемтә бүлегендә монтер булып эшләгән. Ленинград блокадасында сугышта катнашып 1947 елда Байлар Сабасына кайтып кире үз һөнәре буенча, радиотехник булып эшен дәвам иткән.
Бу фото да шушы агач почта янында 1949 елның 18 маенда шунда эшләүче бер төркем иптәшләре белән төшелгән. Беренче рәттә сулдан шушы язма авторының әтисе Мәхмүт Абдуллин һәм Рафаэль Вәлиев. Икенче рәттә сулдан: Насыров Мисбах (техник), Абдершиков (хисапчы), Матвей Данилов (элемтә бүлеген җитәкләгән), Пестрев (почта бүлеген җитәкләгән), Петя Данилов (Матвей улы), Платонов (спецсвязь).
Өченче рәттә сулдан: Галактионова (Абдершиковның тормыш иптәше, союзпечать), Әнүзә (союзпечать, Хаҗи абый хатыны), Галиябану (сортировка, Фәрит Сәгыйтовичның хатыны), Равия (сортировка), Мөслимә (телеграфта эшләде), Зоя (Петя Данилов хатыны), Зәлинә (Баграм абыйның сеңлесе). Дүртенче, соңгы рәт, сулдан Мөнирә (сортировка, Равил абый хатыны), Равил (элемтә бүлеге), Хурҗинана (Чулпыч Ханнан кызы), Мәгъмүрә апа (телеграфта эшләде, Кәшип хатыны), Хәмит Мостафин (элемтә бүлеге, хатыны Гөлчирә), Сара (Керәшен укытучы кызы).
Вакыт туктамый. Саба районы оештырылуга да 100 ел якынлашып килә. Бу фотода төшерелгән бер төркем элемтә һәм почта бүлегендә эшләгән кешеләр дә, кайберләре Җиңү көнен якынайту өчен тырышып сугышта катнашулары өстенә, безнең районның данын күтәрү өчен дә хезмәттә үзләренең армый-талмый көчләрен куйганнар. Бу фотосурәттәге кешеләрнең бик күпчелеге безнең арабызда булмасалар да, аларны искә алып, хезмәте алдында баш иябез!
- Автор: Муса Абдуллин


Нет комментариев