Район хуҗалыкларында кыр эшләре барышы (мәгълүматлар 19 августка)
Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю эшләре «экватор»ны узып китте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, барысы 20319,7 гектарда бөртекле-кузаклы культураларны җыйнап алырга кирәк. Уракта “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы алда бара. Аның кырларында 3 “Акрос” комбайны эшли, тәүлегенә уртача 2300-2500 гектарның ашлыгы җыйнала. Хәзергә уртача уңыш гектарыннан 41,9 центнер тәшкил итә. Тагын якынча 140 гектарда язгы культураларны суктырасы калып бара.
Киләсе ел уңышына нигез салып, район хуҗалыкларында көзге арыш- 534, рапс – 100, тритикале 110 гектарда чәчелгән. Район буенча 4920 гектарда көзге культуралар өчен җир эшкәртелгән. Туфракны төп эшкәртү 5095 гектарда башкарылган. Шуның 2025 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән. Район буенча сенаж – 132527, печән – 6440, салам 5574 тонна әзерләнгән.


Нет комментариев