5 апрель 2019 яңалыклары
-
Татар блогинг мәктәбендә Римма Никитина урынсыз тәнкыйтьне ачыкларга өйрәтте
“Адекват язылучылар, тәнкыйть белдерергә теләгәндә, аны үзеңә генә килеп әйтә”, - диде җырчы.
-
Чаллы Концертлар залы директоры Элвин Грей автомобилен тиешсез урынга кую сәбәбен аңлатты
Социаль челтәрләрдә Чаллы пабликларының берсендә җырчының машинасы рөхсәт ителмәгән урында туктап торган фото чыкты.
-
Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм ИП арасында волейбол буенча ир-ат командалары арасында 2019 ел сезонынын чемпионаты
2019 елның 4 апрелендә МБУ «Спорт комплекс» та 19:00 сәгатьтә Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында волейбол буенча чемпионаты узды.
-
ЮХИДИ машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә планлаштыра
Яңа кагыйдәләрне эшләү өчен ике ел вакыт кирәк булырга мөмкин.
-
Прокуратура Казан Кремле янында атыш оештырган ир-атка җәза бирелергә тиешлеген әйтте
Күзәтчелек ведомствосы белгечләре ул ир-ат җәмәгать тәртибен бозган дип саный.
-
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын язгы ярминкәләргә чакыра
Ярминкәләрдә кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.
-
ТЕРРОРДАН САКЛАНГАНЛЫК МӨҺИМ
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
-
Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы
2020 ел безнең өчен тарихи вакыйгаларга бай ел булачак. Киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75, Саба районы оешуга – 90, ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Истәлекле даталарга бик кыска вакыт калып баруын искә алып, район ветераннар советы, киң җәмәгатьчелек, бигрәк тә мәктәп коллективлары белән берлектә шактый зур әзерлек эшләре алып бара. Районда туган, яшәгән, сугыш вакытында хезмәт куйган, укыган, үскән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында, өйдән өйгә йөреп, фотосурәтләр, материаллар тупланды. Һәм шулар нигезендә 5144 тыл ветераны һәм 2585 сугыш чоры балалары турында 45 тирән эчтәлекле, фотосурәтләр белән баетылган альбомнар төзелде. Бу материаллар Саба районы Советында саклана. Әйтергә кирәк, бу 3 дистә ел эчендә эшләнгән иң масштаблы акция булды.
-
Имгәнмәсәң, кем булыр идең икән? Балтач кешесе коляскада утырган килеш утын ярырга өйрәнгән
“Мин дә шул башкалар кебек бөтен нәрсәдән зарланып йөрүче бер кеше булыр идем“, – дип көлемсери ул. 25 яшендә, гөрләп эшләгән, гаилә корып, сөйгәне Гөлфинур, бер яшьлек уллары Илшат белән мәш килгән мәлдә урынга калган, язмышы белән ризалашса да, 32 ел буе көрәшеп, башкаларны үҗәтлеге белән сокландырып яшәүче Балтач егете Ришат шундый нәтиҗәгә килгән.
-
"Ярдәм" мәчетендә җомга вәгазьләре сурдотәрҗемә белән уздырыла башлый
Татарстан мәчетләре өчен бу яңа күренеш.
-
Ваһапов фестивалендә туган беренче гаилә
Бүген - Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовның Никахы!
-
“ЛЕЛИ” ЭШКӘ ЧЫГА"
Районыбызның сөт терлекчелегендә чираттагы алгарыш көтелә.
-
Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә
5 апрельдә көндез республикада 3-8 градуска кадәр җылытачак.
-
Казан Кремле янында бер ир-ат мылтыктан һавага атып йөргән
Видео март башында 1000 еллык мәйданында төшерелгән.
-
Баш вакытта үзен якламаган укытучы ник ярымшәрә фотодан соң күтәрелеп чыкты?
Укытучының шәхси тормышы юкмыни? Коену костюмыннан төшкән фотосын интернетка куйган өчен Барнаул укытучысы Татьяна Кувшинникованы эштән җибәрү халык арасында бәхәс уятты. Шуннан соң мөгаллимнәр, аны яклап, “Укытучы да кеше бит” дигән флэшмоб оештырып, үзләре дә ярымшәрә фотоларын куя башлады. Тик әти-әниләр, җәмгыять аларны бу рәвештә күрергә ияләнмәгән. Әхлак мәсьәләсе янә куера. Нишләргә?