Баш вакытта үзен якламаган укытучы ник ярымшәрә фотодан соң күтәрелеп чыкты?
Укытучының шәхси тормышы юкмыни? Коену костюмыннан төшкән фотосын интернетка куйган өчен Барнаул укытучысы Татьяна Кувшинникованы эштән җибәрү халык арасында бәхәс уятты. Шуннан соң мөгаллимнәр, аны яклап, “Укытучы да кеше бит” дигән флэшмоб оештырып, үзләре дә ярымшәрә фотоларын куя башлады. Тик әти-әниләр, җәмгыять аларны бу рәвештә күрергә ияләнмәгән. Әхлак мәсьәләсе янә куера. Нишләргә?
“Әти-әниләр күрсен әле”
Барысы да Татьянаның Красноярскида узган Универсиада уңаеннан коену киеменнән төшкән фотосын социаль челтәрдәге битенә урнаштырудан башлана. Бер караганда, гаҗәп тә түгел кебек. Мөгаллим ханым йөзүнең кышкы төре белән шөгыльләнә. Әмма үзләре дә балалары кебек үк интернетка кереп чумган әти-әниләр укытучының бу кыланмышын директорга җиткергән. Аны эшеннән җибәрәләр. Билгеле, сәламәт яшәү рәвешен хуплаган педагогка карата мондый мөнәсәбәт күрсәтүләренә каршы чыгучылар да булды. Укытучыны җирле спорт министры Костенко, түрәләр, депутатлар да яклап чыкты. Татьяна кебек спортны яраткан укытучылар, киресенчә, балаларда сәламәт яшәү рәвешен тәрбияли, диләр.
Кувшинникованы яклап башка укытучылар ярымшәрә фотоларын халык хозурына чыгара башлагач, әлеге хәрәкәткә Казан укытучылары да кушылды. “Бу – гаделсезлек. Укытучыларга карата һөҗүм бара. Бар игътибар безгә юнәлтелгән. Икътисадчылар, башка һөнәр ияләре нинди генә фотолар куймый, тик бу берәүне дә борчымый. Директорыбыз дуслар белән спортзалда, ял иткәндә төшкән фотоларын социаль челтәрдән алырга кушты”, – ди Казан мөгаллиме Диләрә.
Гомумән, укытучылар үзләренең шәхси тормышларына тыкшынмауны үтенә. Кайберләре исә, укучыларымның кызыксынучан әти-әниләре күрсен, дип махсус куя. Шул ук вакытта укытучы халкының Татьяна Кувшинникованы яклап махсус чара уздырулары да игътибарны җәлеп итә. Моңа кадәр бөтен җәмгыятьне борчыган проблемалар да килеп чыкты: аларны балаларны кыерсытуда гаепләделәр, мәктәпләр ябылды, дәресләрен кыскарттылар, эшсез калучылар булды, ә мөгаллим халкы тыныч кына барысын да йота барды. Ярымшәрә фотолар исә педагогларны хәрәкәткә китерде.
– Купальниктан фотога төшү – бер, тел мәсьәләсе, балаларны җәберләү – икенче мәсьәлә. Коену костюмыннан төшкән өчен җавап бирәсе юк бит, җиңелрәк. Әйтик, телне яклау буенча, мин генә “ак карга” булмаммы, дип куркалар. Җәберләү буенча да башкалар хуплармы, мәктәп җитәкчелеге яки башкасы ни әйтер дигән сораулар туа. Аларны билгесезлек шундый чараларда катнашудан тыя, – дип фикер йөртә Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева. – Хиҗабны тыйган очракта да, башкалар яулык бәйләп фотога төшмәячәк. Андый очраклар булды, җәмәгатьчелек күтәрелмәде. Башка юнәлешләрдә дә актив булсыннар иде.
Укытучыга нәрсә ярый да нәрсә ярамый?
– Шәхси тормыш дигән төшенчә бар. Укытучыларга бүген җиңел түгел, чөнки теләсә нинди очраклы төшерелгән фото социаль челтәрләргә эләгергә мөмкин. Тамга салырга да кирәкми. Бу – бик нечкә мәсьәлә, аны ныклап уйлап хәл итәргә кирәк, – ди Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева. Кувшинникова үзе исә укытучыларны социаль челтәрләрдән файдаланырга өйрәтү курслары оештырырга тәкъдим итә. Министрлыкта укытучыларны яклау буенча чаралар булдырырга җыеналар.
Муллага берәү дә йодрык күрсәтми...
Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиевны да борчый әлеге проблема.
– Газетагызга шушы тема буенча үзем шалтыратырга тора идем әле. Соңгы вакытта укытучы, укучы, әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик катлауланды. Болай барса, начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Күбрәк укытучыны гаеплиләр, аны яклаучы кеше юк, – дип сүзен башлады ветеран-укытучы. – Әти-әнигә, мәктәпкә бер йодрык булып эшләргә кирәк. Депутатлар да бу уңайдан үз фикерләрен җиткерсен, журналистлар тәрбия буенча алдынгы мәктәпләрне үрнәк итеп күрсәтсен. Барнаулдагы укытучыны гаепләргә бөтенләй урын юк. Ул бит – спортчы. Хәзер ярышларга да намаз укый торган күлмәк киеп барсынмыни? Мондый буталчыкларны хәл итәр өчен билгеле бер кагыйдәләр булдыру зарур. Башка укытучыларның авыр хәлдә калган мөгаллимне яклап чыгуын хуплыйм. Матди һәм рухи яктан да укытучының дәрәҗәсен төшерделәр. Бер кешенең дә мәчеткә кереп, мулланы өйрәтеп, аңа йодрык күрсәтеп йөргәне юк. Чөнки Аллаһы Тәгаләдән куркалар. Әти-әниләр исә мәктәпкә барып, каравыл кычкырып, укытучыны хурлап кайтырга мөмкин. Болай булмаска тиеш.
Филология фәннәре докторы, Татар гуманитар-педагогика институтының беренче ректоры Рүзәл Юсуповның фикере башкачарак:
– Кеше хәзер тыныч кына яши алмый: бер ярдан икенчесенә ташлана. Сәламәт яшәү рәвешен фото белән түгел, сөйләп аңлатып та була. Моның өчен чишенеп күрсәтергә димәгән бит. Үзе интернетка куйган икән – акыллы эш түгел. Кыланумы бу, үз-үзен күрсәтергә тырышумы? Укытучы үрнәк булырга тиеш. Тик кайчак үз вазифаларын онытып җибәрәләр. Аларны бүген болай да яратып бетермәүчеләр бар. Бала белән укытучы арасында мөнәсәбәтләр проблемага әйләнде, элек алай түгел иде. Әллә укытучыларның үзләренә тәрбия җитеп бетмиме? Алар мондый хәлләргә юл куймаска тиеш. Әти-әниләр дә тиз кызып китә. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар.
Белгеч сүзе
Лилия Әмирова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы:
– “Мәгариф турында”гы Федераль законның 48 маддәсенең 2 нче өлешендә, педагогик кадрлар хокукый, әхлак нормаларын, һөнәри этика таләпләрен үтәргә бурычлы, диелгән. 2014 елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Педагогик хезмәткәрләрнең профессиональ этикасы буенча кодекс булдырды. Шуның нигезендә мәгариф оешмалары үз документларын эшли. Эш урынында укытучының тышкы кыяфәте эшлекле стильгә туры килергә тиеш. Әмма укытучының шәхси тормышы да бар. Бу яктан министр Ольга Васильеваның фикере белән тулысынча килешәм, социаль челтәрдәге тормыш – мөгаллимнең шәхси эше, моннан гаеп эзләргә ярамый. Укытучы ул – яшәү рәвеше. Яхшы укытучы белем генә түгел, үз үрнәгендә укучыны аралашырга, киенергә, үзен тотарга өйрәтә. Шуңа күрә ниндидер адым ясаганчы, әти-әниләр, укучылар, хезмәттәшләр ни әйтер дип, кат-кат уйларга кирәк. Мин хезмәттәшләремнең интернет сәхифәләреннән укучылар белән бергә үткәрелгән мавыктыргыч чаралар, каникуллар, сәяхәтләр турындагы фотоларны, видеоязмаларны горурланып карыйм.
Укытучыларның бу гамәленә аптырарга кирәкме?
Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” сайты хуҗасы:
– Бер яктан, укытучыларның күпчелеге “ә” дигәнгә “җә” дип торган заманда мондый үзсүзле мөгаллимнәр булуы шатландыра. Мәктәптә демократия чаткылары кабынган сыманрак. Әмма, икенче яктан, мин консерватив кешедер инде, укытучыларның интернетка коену костюмыннан фото элүләрен кабул итә алмыйм. Иреклек шуңа гына барып тоташа микәнни? Инстаграмга трусик киеп төшкән фото элми генә ирекле булып булмыймы? Кайбер һөнәр ияләренә, әйтик, махсус хезмәттәгеләргә йөзләрен дә күрсәтергә ярамый бит. Һәр вазифаның үз нормасы булу табигый. Минемчә, флешмоб оештырган ул укытучылар өчен мәктәп – чираттагы бер эш урыны гына. Алар бу һөнәргә үз гомерләрен багышларга теләгән кешеләр түгелдер.
Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:
– Комлыкларда күпме укытучылар укучылары белән бергәләп су коена. “Артек”ка ял итәргә баралар. Бөтен һөнәр ияләре дә коенырга йөри. Бары мөселманнар гына күлмәктән керә. Укытучы да бөтенебез эшләгәнне эшли. Ул да кеше бит! Купальниктан төшкән укытучы җинаять кылмагандыр бит? Эшсезлектән интегүчеләр генә шундый бәхәсләр чыгара. Дөнья тарая, кеше мәңгегә килгән кебек кылана башлады.
Римма Тинбакова, Азнакай районы укытучысы:
– Мин үзем дә бассейнда йөзәм. Анда кайчак укучылар да булгалый. Шуңа күрә костюмым гәүдәне каплый торган. Тик, фотоларым булса да, куярга ашыкмыйм. Бу һәркемнең холкыннан торадыр дип саныйм. Кемдер фотога төшәргә, социаль челтәргә куярга ярата (гәүдә матур булса бигрәк тә), кемдер читенсенә. Мин бик матур дип санаган фотоларны гына куя алам. Яшь, матур хатын-кыз укытучы суда йөзү костюмыннан фотога төшә икән, монда начарлык күрмим. Укытучының да кеше икәнен онытмыйк. Хәзерге заман баласы андый нәрсәгә аптырап карамый. Ата-анасы гына, әшәкеләнеп, укытучыны тикшерергә ашыга. Элек кенә без укытучы ашамый да торгандыр дип уйлый идек. Замана хәзер икенче. Укытучыларга, социаль челтәрләргә куйганчы, уйларга киңәш итәр идем. Укытучыларыбыз да теләсә нинди фото куймый. Укучылар да, әти-әниләр дә гаеп эзләмиләр.
Фәридә Нәбиева, Балтач районы сыер савучысы:
– Ни өчен гел укытучыларга гына каныгалар? Фермада эшләүчеләргә, кибетчеләргә, башка белгечләрдә эшләре юк. Укытучылар безнең балаларны укырга-язарга өйрәтә. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Хәзер күпләр тузга язмаган фотолар куеп, тиз генә инстаграм йолдызына әйләнә. Дөресен әйткәндә, безнең фотога төшәргә дә, санаторийда ял итәргә дә вакыт юк. Ярымшәрә төшкән вакытта да, әстәгъфирулла, оятсыз, диячәкләр. Авыл кешесе шуннан ояла.
Ләйлә Киселева, бер бала анасы:
– Мин сак хезмәтендә эшлим. Социаль челтәрдәге сәхифәләремдә йөзү костюмыннан төшкән фотоларым да бар. Су коенган җирдән истәлек бит ул! Моңа берәүнең дә исе китми. Миндә башкаларның эше дә булмасын! Үзем кешене тикшермим. Укытучыларны киеменә карап түгел, белеменә, кешелекле булуына карап хөрмәт итәм.
Наилә Бәширова, “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы, юрист:
– Мәктәп белән укытучылар арасында килешү бар, алар аны үтәргә тиеш. Тик анда, фәлән киемнән фотога төшәргә ярамый, диелгәнме? Юридик яктан ирекле булса да, әхлак ягы да бар. Укытучы фәнен белүдән тыш, үз-үзен тотышы, балалар психикасы турында да уйларга тиеш. Укучы укытучысын мәктәптә җитди итеп, ә социаль челтәрдә ярымшәрә килеш күрә. Билгеле, бу аның психикасына уңай тәэсир итмәячәк. Мөгаллимнәр, мин шулай телим, хокукым бар, дип кенә җиңел уйламасын иде. Болай эшләсәм, дәрәҗәм төшмәсме, укучыларым ничек кабул итәр, дип уйлану кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев