Сәрия Мифтахова автор яңалыклары
-
Мәктәпләр башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатырга әзерме?
Бушка туклану яхшы, әмма бүген төп проблема — балаларның җылы ризык ашамавында.
-
Каникул: ялмы, бәламе?
28 декабрьдә кышкы каникул башлана. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева балаларга кышкы каникулда өй эше бирмәскә дигән фикердә. Ә менә җәйге ялны үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Мәгариф түрәләре канкулны кыскартырга тәкъдим итә. Кыскарган җәйнең файдасы булырмы?
-
Шәхси балалар бакчасына йөрү сабыйга нәрсәсе белән куркыныч?
Август аенда башкаланың Константиновка бистәсендә урнашкан шәхси бакчада янгын чыкканнан соң, әти-әниләрнең тынычлыгы югалды. Акчасын түләрсең дә, тик бәла-каза була калса, сабыйларның иминлеге өчен кем җавап бирер? Балаңны илтеп тапшырганчы, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
-
Мәктәптә ничә сумга кадәр акча җыярга ярый?
Мәктәп ул – белем бирү генә түгел, теге як бу хаҗәтләр өчен акча җыю урыны да. Чүпрәк, каләм, су, каравыл хезмәте… барысына да түләргә кирәк. Тик акча мәсьәләсендә әти-әниләр белән шаярырга ярамый. Казанда бер ана бакчада 250 сум акча сораган өчен прокуратурага хәбәр иткән. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортларында акча җыярга ярамаганлыгы турында янә кисәтә. Әмма кем әйтмешли, эт өрә, бүри йөри тора. Бу көннәрдә әти-әниләргә сак өчен акча күчерүне сорап хатлар килә.
-
Репетиторлар мәктәптә укытмаганны өйрәтә аламы?
Яңа уку елы мәктәпкә бару гына түгел. Балалары югары сыйныфларда укыган әти-әниләргә тагын бер мәшәкать өстәлә. Репетиторны кайдан табасы? Хәтта укытучылар үзләре дә репетитор ялларга киңәш бирә. Имтихан нәтиҗәсе исә егет-кызлар гына түгел, аларның әти-әнисенә дә, мәктәпкә дә кирәк. Репетиторлык “базары”нда хәлләр ничек?
-
Бәрәңгене нишләтергә: кайда сатарга, гошер итеп кемгә бирергә?
Бәрәңге уңышы мулдан булды. Авыл халкының базы тулды, калган бәрәңгесен кая куярга белми аптырый. Капчык күтәреп, шәһәр йортларында йөрүчеләр дә бар. Хәтта чүплеккә ташлыйлар дигән имеш-мимешләр дә ишетелгәли. Белгечләр, бәрәңге сату мәсьәләсен тиздән интернет ярдәмендә хәл итеп булачак, дип ышандыра.
-
“Сөенерлегебез һәм горурланырлыгыбыз бар”. Татарстан Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды
Казанышлар беркайчан да җиңел бирелми. Казан Кремлендә Республика көне уңаеннан хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырганда, Татарстан Президенты әнә шулай диде. Рөстәм Миңнеханов кулыннан барлыгы 58 кеше бүләк алды. Алар арасында гади җир кешесе дә, әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә, спортчылар да, җитәкчеләр дә бар.
-
Букча белән генә кызыктырып булмый. Уку – җитә, акча китә
Мәктәпкә әллә балалар бара, әллә ата-аналар? Сабыйлары 1 нче сыйныфка җыенучы әти-әниләр әнә шулай ди. Алар арасында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да бар. Аның ике улы укырга керергә җыена. Әти-әниләр әкренләп сабыйларын мәктәпкә әзерли башлаган инде. Күңелле мәшәкать ким дигәндә 10–15 мең сумга төшәчәк.
-
Бардың да җыйдың түгел. Урмандагы коры-сары кемгә кирәк?
Урманга барып, хәзер теләгән һәр кеше бушлай чыбык-чабык җыя ала. Моның өчен бер тиен дә штраф түләтмиләр. Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән закон шундый мөмкинлек бирә. Тик рәхәттә яшәргә өйрәнгән халыкның, арба тартып, урманда йөрисе киләме соң? “Урманга кабат юлны ачу” аны чытырманлыклардан арындырырга ни дәрәҗәдә булышачак?
-
“Минеке тәрәзәне ачмаячак!”. Ялгышасыз: замана баласына акыл 5тә түгел, 21дә керә
Чыпчык куарга дип, тәрәзә төбенә менгән сабыйның кызыксынуы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очракларының корбаны булган. Кичә җәйге чорда балалар имгәнү сәбәпләренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шундый күңелсез саннар китерде.
-
Алтыдан берне алгач, нәрсә булыр? Биш көн укуның ике ягы бар
Безнекеләр күршеләрдән калышырга теләми. Башкортстан мәктәпләре биш көнлек укуга күчкәч, Татарстанда да кайбер әти-әниләр кыбырсый башлады. Белгечләр исә биш көн укытуның хәерлегә китермәячәген искәртә. Бу яңалыкның тагын бер куркыныч ягы да булырга мөмкин: ул татар теленең мәктәпләрдән бөтенләй кысрыклап чыгарылуына китермәсме?
-
Тырнакка бар, чүпрәккә юкмы? Хезмәтче чакыручылар арта
Бүген фатирын кеше чакыртып җыештыртучылар арта бара. Сәбәбе нәрсәдә? Хатын-кыз ялкауландымы, әллә тагын да чистарак яшисебез киләме? Газетабыз хәбәрчесе клининг хезмәте күрсәтү нечкәлекләре белән танышты.
-
«Укытучыны урлаганнар»: Татарстан мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау»га ничек әзерләнәләр?
Имтихан тапшыргач кына ял итәргә ярый. Быел Казан укучылары белән хәлләр шулайрак килеп чыкты. БДИга әзерләнүгә күбрәк вакыт калсын өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәменнән баш тарттылар. Аның урынына 26 июньдә чыгарылыш кичәсен шәһәр күләмендә зурлап үткәрмәкчеләр. Шәһәрдә укучылар күп булгач, бәйрәм күңелле була анысы. Ә менә авылда мәктәп тәмамларга укучы калганмы? Анда ниләр кыландырырга җыеналар?
-
“Укытучы артыгын күтәрә алмый”. Яшьләр ник мәктәптә калмый?
Республика мәктәпләренә 2 меңнән артык укытучы җитми. Әлеге вәзгыятьне ничек үзгәртеп була? Ни өчен яшь укытучылар мәктәптә төпләнеп калырга теләми? Заманча укытучыларны ничек әзерлиләр? Бу хакта Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар КӘЛИМУЛЛИН белән сөйләштек.
-
Хәерсез яңгыр. Чирмешән районында яшәүчеләрнең мунчалары агып киткән
Чебен дулаганнан тәрәзә ватылмый, диләр. Ә менә яңгыр яву аркасында, авылның асты өскә килергә мөмкин. Чәршәмбе көнне Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылы әнә шундый хәлдә калган. Моннан тыш, табигать кыланмышы тагын берничә авылда күзәтелгән.