Каникул: ялмы, бәламе?
28 декабрьдә кышкы каникул башлана. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева балаларга кышкы каникулда өй эше бирмәскә дигән фикердә. Ә менә җәйге ялны үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Мәгариф түрәләре канкулны кыскартырга тәкъдим итә. Кыскарган җәйнең файдасы булырмы?
Оныклар ял итсен!
Министрга кышкы каникулда өй эше бирмәүләрен сорап өч оныгы булган бабай мөрәҗәгать иткән. Көн буе өй эше әзерләп, реферат язып утыргач, оныкларга ял тәтемәчәк, дип борчыла ул. “Бу – нормаль хәлме?” – дип тә сораган.
– Әлбәттә, юк. Бу хакта мин узган ел ук әйткән идем, быел да кабатлыйм. Каникул вакытына өй эше бирергә кирәкми. Кайчак әти-әниләр аны гаилә белән бергәләп эшләүдән зарлана. Кайберләре төнге сәгать 12гә кадәр утыра икән. “Нигә бала, катлаулы дәреслекләрне аңламыйча, сәгатьләр буе утырырга тиеш?” – диючеләр дә бар, – дип җавап бирде Ольга Васильева. – 5–6 нчы сыйныф укучылары белемне тормышта ничек кулланасын белми. Моны халыкара тикшерүләр дә күрсәтә. Белем сыйфатын бәяләүче тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча без дөньяда 31 нче урында торабыз, элек беренче идек. Хәзер, сыйфатны арттыру өчен, стандартларны яңартабыз, яңа интерактив биремнәр эшлибез. Киләсе тикшерүләр 2021 елда уздырылачак, анысында нәтиҗәләр яхшырыр дип өметләнәбез.
Өй эше – мәңге бетмәс тема. Әти-әниләр бервакытта да зарланудан туктамаска охшаган. Хәзер алар бу хакта сөйләгәндә, күршеләр, гаилә белән эшләгәнлекләрен кыстырырга тырыша. Ә менә җәйге каникул өлешенә керергә тәкъдим итү – монысы иске авыздан яңа сүз түгел. Дәүләт Думасындагы Мәгариф һәм фән комитетының аппарат җитәкчесе урынбасары Алексей Майоров, балалар уку дәвамында арый дип, җәйге каникулны кыскартырга тәкъдим итә. Моны ул уку сәгатьләрен дөрес итеп бүлү, мәшәкатьне киметү өчен кирәк ди. Аның фикеренчә, бигрәк тә өченче чирек артык озын һәм ул балаларга кыенлык тудыра. Шуңа күрә биш атна укып, бер атна ял итәргә тәкъдим итә. Шул ук вакытта: “Җәйге каникулны кыскарту белән күпләр ризалашмаячак, укучылар, укытучылар җәй көне ял итәргә ияләнгән”, – дип тә әйтә.
Социаль челтәрләрдә депутатның фикерен хупламаучылар шактый. Бу тәкъдим укытучыларның да ачуын чыгара. Янәсе, алар болай да өч ай ял итми.
– Укытучы ел буе эшли, атнага бары бер генә көн ял итә. Июнь аенда лагерьда эшли, башка вакытта сыйныф бүлмәләрен яңа уку елына әзерли, яңа уку елына план төзи, – дип яза бер укытучы.
Бер балага – ярты сәгать вакыт
Әти-әниләр дә каникулны кыскартуны хупламый. “Аны балалар көтеп ала. Алар болай да укый-укый хәлдән тая”. “Авыл балалары, иртүк торып, күрше авыл мәктәпләренә укырга йөри, кич кенә кайта”. “Каникулга тимәскә, уку программаларын җиңеләйтергә кирәк”. Кыскасы, фикерләр шундыйрак.
Балалар арымасын өчен, җәйне кыскартырга кирәкми. Казанның 23 нче лицеенда моның башка җаен тапканнар. Биредә өч семестр системасын керткәннәр, ягъни 11 атна укыган саен ял итәләр.
– Башлангыч сыйныф укучылары болай да тиз арый, ә даими ял итүнең файдасы бар. Алар элек ешрак авырса, хәзер андыйлар сирәк. Өченче озын чирек, билге буенча да проблема юк. Фән атнага бер мәртәбә кергән очракта да укучы чирек беткәнче билге алырга өлгерәчәк. Кышкы каникулга өй эше бирүне хупламыйм. Бу вакытта гаилә белән бергәләп тимераякта, чаңгыда шуса, рәхәтләнеп ял итсә, файдалырак бит, – ди директор урынбасары Регина Абдреева.
Аның әйтүенчә, җәй ул – әти-әниләргә балалары белән ял итү өчен бердәнбер мөмкинлек. “Кызганыч, бүген әти-әниләр балаларына көненә ярты сәгать кенә вакытын бүлә. Бу – зур фаҗига, – ди ул. – Әти-әниләр акча эшләү, карьера төзү, социаль челтәрләрдә утыру белән белән мәшгуль. “Ашадыңмы?”, “Нинди билге алдың?” Гадәттә күбесе шул хакта сораша. Җәй көне балалар әти-әнисе белән күбрәк аралаша алачак. Май аенда эссе булгач, сыйныф бүлмәләрендә утыру кыенлаша. Җәен укыган очракта тагын да кыен булачак”.
“Кирәк булса, интернеттан эзләп табам”
Лениногорск районының мәгариф бүлеге башлыгы Вәгыйз Санатуллин, киресенчә, каникулга өй эше бирү яклы.
– Әлбәттә, башны бәрә-бәрә уку димим. Гадәттә, укытучылар, өй эше итеп, дәрес вакытында үткәнне кабатларга бирә. Бүген аны балалар гына түгел, гаиләләре белән эшлиләр. Берничә тапкырдан соң бала әти-әнисенә салына башлый. Шуннан соң дәреслекләр авыр, программалар катлаулы, гаиләбез белән эшли алмадык, күршегә кердек, дип зарланырга тотыналар. Бала үзе эшләсен, әти-әни кирәк чакта булышып кына җибәрсен. Аңламаганны укытучыдан сорап була бит. Укучыларның күпчелеге: “Миңа фәлән нәрсәне белү кирәкми, кирәк булса, интернеттан эзләп табам”, – ди. Элек без китапханәләргә барып укыдык, укыган хәтердә кала иде. Хәзер мондый нәрсә юк. Җәйге канкулны үзгәртүне хупламыйм, – ди ул.
Фикер
Ләйлә Минһаҗева, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы:
– Каникулга башлангыч сыйныф укучыларына өй эшен бөтенләй бирмәскә кирәк дип саныйм. Гомумән, балаларның балачагын урламау ягында мин. Биш-алты түгәрәккә йөрткән әти-әниләрне дә ачуланам. Бала укудан соң, көнгә икешәр түгәрәккә йөреп, ничек ял итә алсын ди? Мәктәптә болай да уку җиңел түгел. Кайбер әти-әниләр өй эшен балалар түгел, зурлар да эшли алмаудан зарлана. Югарырак сыйныфларда исә каникулга өй эшен балаларның яшенә карап бирергә кирәк. Һәрхәлдә, өлкән сыйныфларда каникулда тик яту килешми. Аларның имтихан тапшырасы бар. Жәйге каникулны кыскартуның зыяны күбрәк тә булырга мөмкин. Әти-әниләр, каникулда баланы лагерьга, әби-бабайга кунакка җибәрәм дип, алдан планлаштыра. Уку белән ялны чиратлаштырганда, бу тәртип югалачак. Әби-бабасы булганнар күзәтү астында булыр, анысы. Әти-әниләре эштә булганнарның балаларына кем күз-колак булачак? Алар бит урам тәрбиясенә бирешәчәк, шуңа күрә контроль һәрвакыт кирәк.
Фото: vatantat.ru
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев