19 декабрь 2019 яңалыклары
-
“Рубин” командасына баш тренер итеп Леонид Слуцкий билгеләнде
“Рубин” командасына баш тренер итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә. Слуцкий белән биш елга килешү төзелде. Аның штабына моңа кадәр Казанда эшләгән Олег Кузьмин, Сергей Козко һәм Хавьер Нойя Сальсес кергән.
-
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде
Бүген Казанда Тантаналы төстә ТАССРның 100 еллыгы елы ачылды: 2020 ел Татарстанда ТАССРның юбилей тарихына багышланачак
-
Владимир Путин 2020 елда пенсия 6,6 процентка артачак дип вәгъдә итте
Киләсе елда пенсия инфляциягә караганда ике тапкыр тизрәк артачак, дип искәртте Россия Президенты.
-
"Бозда һәм суда сак булам"
Казан шәһәрендә “Бозда һәм суда сак булам” рәсемнәр һәм видеороликлар республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Оештыручылар конкурста катнашучы барлык балаларга зур бәйрәм ясадылар. Коткару эшләрендә кулланылучы махсус техника, кинологлар хезмәте, коткару кораллары белән таныштырдылар. Шәмәрдән 1 нче “Әкият” балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар (җитәкчеләре - Садыйкова М.Н., Прокопьева З.Т.) видеороликлар конкурсының җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Cаба егете Альмир Исмәгыйлев - «Яшь вәгазьче» республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе
Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нче декабрьдә), Казанның Галиев мәчетендә «Яшь вәгазьче» дип исемләнгән республика дини бәйгесенең йомгаклау өлеше уздырылды. Финалда Казан шәһәреннән, шулай ук Татарстанның Тукай, Буа, Саба, Лениногорск, Апас һәм башка районнарыннан 13 егет катнашты.
-
УНИКС Европа Кубогының чираттагы этабына чыкты
Ярышлар 8-нче гыйнварда башлана.
-
Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә
Россия - финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе, ди Россия Президенты Владимир Путин.
-
Ел спортчысы-2019
18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.
-
Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән
Шаһитлар сүзләренә караганда, пенсионер ханым светофорның тыелган сигналы вакытында юл аша чыгарга уйлаган.
-
Каникул: ялмы, бәламе?
28 декабрьдә кышкы каникул башлана. Россия мәгърифәт министры Ольга Васильева балаларга кышкы каникулда өй эше бирмәскә дигән фикердә. Ә менә җәйге ялны үзгәрешләр көтәргә мөмкин. Мәгариф түрәләре канкулны кыскартырга тәкъдим итә. Кыскарган җәйнең файдасы булырмы?
-
Владимир Путин Ленин гәүдәсен мавзолейдан чыгармауны сорады
Россия Президенты илдәге халыкның күпчелеге СССР заманнарын сагынып искә алуын әйтте.
-
Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәге ачылган
Үзәкне ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән.
-
Замирә Рәҗәпова: «Макс белән талаштык, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты»
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова гаиләсе белән сүзгә килгән. Моңа Яңа ел алды фотосессиясе сәбәпче булган.
-
Путин табибларның хезмәт хакын арттыру ысулларын әйтте
Әлеге минутларда Владимир Путин зур матбугат конференциясендә журналистлар белән аралаша.
-
Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.