Бардың да җыйдың түгел. Урмандагы коры-сары кемгә кирәк?
Урманга барып, хәзер теләгән һәр кеше бушлай чыбык-чабык җыя ала. Моның өчен бер тиен дә штраф түләтмиләр. Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән закон шундый мөмкинлек бирә. Тик рәхәттә яшәргә өйрәнгән халыкның, арба тартып, урманда йөрисе киләме соң? “Урманга кабат юлны ачу” аны чытырманлыклардан арындырырга ни дәрәҗәдә булышачак?
Нәрсә ул коры-сары?
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, халык ел дәвамында табигатькә зыян китермичә чыбык-чабык (валежник) җыя ала. Бу җирдә аунап яткан агач кәүсәләре, аларның аерым бер өлешләренә кагыла, әмма урман киселгән урыннардагы калдыкларны җыю дигәнне аңлатмый. Монда табигый юл яки зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә корыган, давыл вакытында, көчле кар яуганда зыян килгән агачлар турында сүз бара. Кисәргә дә, егарга да ярамый. Тагын бер шарт: бу эш кул хезмәте белән башкарылырга тиеш. Агач булмаган ресурсларга коры-сары, агач һәм куак кайрысы, мүк, камыш, Яңа ел бәйрәмнәре өчен әзерләнгән чыршы, нарат, пихта ботаклары керә. Әгәр тәртибен белеп җыясың икән, урман белгечләре сүз әйтмәячәк.
– Закон кабул итеп кенә урманнарны чистартып булмый. Республикада ул 1 миллион 200 меңнән артык гектар мәйданны били. Кеше бит аның эченә үк кермәячәк, бары якын-тирәгә барып кына чыбык-чабык җыячаклар. Закон кешегә урманны чистарту түгел, үзенә кирәкле коры-сары әзерләү мөмкинлеге тудыруны күздә тота. Урманны исә урман хуҗалыклары үзләре генә чистарта ала, – ди Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.
Утын булмаса, мунча юк
– Бездә халык урманга сукмакны онытып бетермәде әле. Бигрәк тә яз көне корыган агачлар җыярга теләк белдерүчеләр күп. Атна ахырында бу эшне гаиләләре белән бергәләп башкаручылар да бар. Күбрәк авылга якын булган җирләрне чистарталар, мунчага ягу өчен утын әзерлиләр, – ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Таҗмиев. – Законда моның өчен бернинди кәгазь дә кирәк түгел дисәләр дә, без халыкка урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә кушабыз. Ни өчен дигәндә, кешенең адашу, өстенә агач төшерү куркынычы бар. Рөхсәт бирсәң, кеше бөтен урманны кисәргә мөмкин. Шуңа күрә урманчылар утын әзерләргә теләүчеләргә махсус урыннарны барып күрсәтә. Аларга киңәш бирәбез.
Очы сынган агачларга тияргә ярамаганлыгын аңлатабыз. Безнең аша КамАЗ юлы уза, ул тирәдә эшләүчеләргә коры-сарыны төяү өчен техника да бирәбез. Урман чистарып бетте дип әйтеп булмаса да, законның файдасы бар. Гадәттә, корыган агачларга бөҗәкләр оялап, урманга зыян китерә. Янгын чыгу куркынычы да зур.
Урман белгече бу урында халык өчен мөһим тагын бер мәгълүмат җиткерде. Һәрбер кешенең ташламалы бәядән 25 елга бер мәртәбә өй салырга – 100 кубометр, 10 елга бер тапкыр өй ремонтларга – 50 кубометр, ел саен утын өчен 20 кубометр агач алу хокукы бар.
Балтач районының Нормабаш авылы урман эчендә урнашкан. Тик әле анда яшәүчеләр һаман да урманга керергә ярамый дип уйлый икән. Берәүләр, хәзер кешенең утынга исе китми дисә, икенчеләр корыган агач хәстәрләргә каршы түгел.
– Бу яңалыкны ишеткәч, халык сөенер инде. Әлегә авылдашлар, урманга кереп утын әзерләсәң, штраф түләтәләр, дип яши. Без үзебез дә булган утынны ягабыз. Запас беткәч, коры-сары җыярга урманга барасы булыр инде, – ди Лилия Галипова.
Арча районы урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин шулай ди.
– Теләүчеләр булса, каршы килмибез. Закон рөхсәт итә бит. Тик аңа карап, халык урманга барырга атлыгып тормый. Белгечләрдән сорашып торабыз. Кеше хәзер газ яккач, ихтыяҗ юк, күрәсең. Җыйсаң да, эшкә ярый торган әйбер түгел бит ул. Урманчылар урманга барып, чистартып тора, – ди ул.
Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин фикеренчә, урманга кешене кертеп, коры-сары җыйдырту дөрес әйбер түгел. “Башка каска кимичә, пычкы белән эш итү кагыйдәләрен белмичә, башкарырга ярамый бу эшне. Аннан бүген берәү дә урманга ашлама да, тирес тә түгеп йөрми. Шуңа күрә коры-сары табигый ысул белән черергә тиеш. Урманда берәр хәл булса, белгечләр җавап бирәчәк бит. Ун еллар элек берәүнең өстенә агач ауган иде. Шундук безгә Прокуратурадан шалтыраттылар. Без утынны да, мичкә ягарга грануласын, пычкы чүбен дә, сувенирын да үзебез әзерлибез. Нәрсә кирәк, шуны сатып алырга була, – ди Васил әфәнде. – Кешенең, кибеткә кергәч, черек алма да, исләнгән кәнфит тә аласы килми бит, барысына да яхшысы кирәк. Урманга кергәч тә, аңа агачның корыганы түгел, яхшысы кирәк булачак”.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев