5 июнь 2015 яңалыклары
-
Казанны кичә су баса язган [+фото]
4 июнь кичендә Казанда көчле яңгыр явып узды. Коеп яуган яңгыр вакытында, гадәттәгечә, Казан урамнары су астында калды. Барыннан да бигрәк башкаланың Совет, Вахитов һәм Идел буе районнарында явым-төшем көчле булды. Хәтта бер сәүдә үзәгенең эченә кадәр чиләкләп су кергән. Интертат.ру
-
Телефоннан сөйләшкәндә яшен суккан
Яшенле яңгыр башланганда кичке алтылар тирәсендә 30 яшьлек ир күл буенда йөри торган була. Аңа шалтыраталар һәм ул телефонын кулга алуга ирне яшен суга. Ир үлә. Бу хәл Түбән Новгородта була. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республика торак программаларын гамәлгә ашыруга өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде. Бөтенроссия мәктәп укучылары предмет олимпиадасының йомгаклау этабында абсолют җиңүчеләрне әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен Завод-Нырты урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Илсур Хәй улы Мусинга...
-
Берәүнең болында арканланган ике үгезе югалган
Сарман район эчке эшләр бүлеге гражданнарны шул хакта кисәтә: күрше-тирә районнарда маллар югалу очраклары бар, шуңа күрә малларыгызны болында төнгә каршы калдырмагыз, уяурак булыгыз, дип кисәтә. - 25 май көнне болында бәйләгән җирдән ике үгезем югалды. Туганнар, күрше-тирәләр белән эзләмәгән җир калмады. Ахыр чиктә полициягә мөрәҗәгать итәргә булдым. Сарман участковыйлары...
-
Бию укытучысы 8 яшьлек укучыны мыскыл итүдә гаепләнә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 45 яшьлек Владимир Соколовка карата кузгаҗылган җинаять эшен ачыклау дәвам итә. Ул РФ Җинаять кодексының 132 нче маддәсе 4 нче бүлек "б" пункты (14 яше тулмаган кешегә карата җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча гаепләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 19 майда Соколов үзе...
-
Сау бул, бакча, исәнме, мәктәп
30 майда районның барлык мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләрендә әти-әниләр катнашында чыгарылыш кичәләре үткәрелде. Балалар бакчалары белән 350 малай һәм кыз саубуллашты.
-
“Лизинг-Грант”: булышлык быел да булачак
Республикада 2015 елга "Лизинг-Грант" конкурсына гаризалар кабул итүнең I этабы төгәлләнде. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү программаларын тормышка ашыру үзәгенә барысы 313 гариза кабул ителгән. Шуның 4се - Саба районыннан. Заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышлары 8 июньнән соң башланачак. Ә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша эш башлаучы...
-
Бәхетле балачак бәйрәме [+фоторепортаж]
Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, нур өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көне буларак истә кала. Илебездә 1949 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызда да 1 июнь балалар көтеп алган көнгә әйләнде. Әлеге дата өлкәннәргә күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген искәртә. Быел кичке якта үткәрелгән бәйрәм дә чын...
-
"Президент белән бергә" республикакүләм хәрәкәте
Республиканское движение "Вместе с Президентом" организует площадку "Спортивный Татарстан" на Сабантуе в Сабинском районе Активисты республиканского движения «Вместе с Президентом» готовятся к участию в Сабантуе. По всем районам Татарстана, в том числе, в Сабинском району во время проведения праздника местные отделения Движения организуют собственные площадки - «Спортивный Татарстан». На этих...
-
Фәридә Вилданова: Сабантуй - милләт бизәге
Сабантуйлар килде әйләнеп, Хатирәләр белән бәйләнеп. Сабан тургайлары җыр суза, Бу гомерләр бигрәк тиз уза. Бәйрәм рухы белән яшәреп, Ел үткәнне сизми яшәдек. Яшел келәм күмде җырларны Игенчегә юллыйк җырларны. Без көрәшле халык, хезмәтле Хезмәт белән яулап хезмәтне. Кайнар икмәк табын түрендә - Куанычлар хисе күңелдә. Сабантуйлар килде җиһанга, Уен...
-
Сабантуйлары белән, хөрмәтле райондашлар!
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның 2015 елгы САБАНТУЙ бәйрәмнәрендә катнашучыларга ТӘБРИКЛӘВЕ