“Лизинг-Грант”: булышлык быел да булачак
Республикада 2015 елга "Лизинг-Грант" конкурсына гаризалар кабул итүнең I этабы төгәлләнде. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү программаларын тормышка ашыру үзәгенә барысы 313 гариза кабул ителгән. Шуның 4се - Саба районыннан. Заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышлары 8 июньнән соң башланачак. Ә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша эш башлаучы...
Республикада 2015 елга "Лизинг-Грант" конкурсына гаризалар кабул итүнең I этабы төгәлләнде. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык итү программаларын тормышка ашыру үзәгенә барысы 313 гариза кабул ителгән. Шуның 4се - Саба районыннан. Заявкаларны карау буенча конкурс комиссиясе утырышлары 8 июньнән соң башланачак. Ә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша эш башлаучы фермерларга хуҗалыкларын үстерүгә бирелә торган грантны алу өчен конкурста 5 гариза бирүченең өчесе җиңеп чыкты. Алар җиләк-җимеш үстерү, сарыкчылык һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүне планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев