«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2026» грантына конкурс буенча сайлап алу башланды
Яңалыклар

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2026» грантына конкурс буенча сайлап алу башланды

2026 елда республиканың 37 муниципаль берәмлегеннән 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы бүләккә дәгъва белдергән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурс сайлавы уздыру турында игълан итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга икетелле белем бирүне популярлаштыруга һәм иң яхшы педагогик коллективларны бүләкләүгә юнәлдерелгән чара республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс буенча сайлап алу ике этапта уза.

Грант күләме 500 мең сум тәшкил итә. Акчалар мәгариф оешмасының предмет-пространство мохитен үстерүгә, балалар өчен җиһазлар, уеннар, уенчыклар, балалар өчен дидактик материаллар сатып алуга тотыла.

2026 елгы конкурска нәтиҗәләр ноябрь уртасында ясалачак. Җиңүчеләр исемлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылачак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-канал

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-digital-week-kysalarynda-robotlar-korase-buenca-ike-zur-yarys-uzacak-5931037


Нет комментариев