5 июль 2015 яңалыклары
-
"Адмирал"дагы янгын өчен – 1,4 миллиард сум
Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын буенча тикшерү эше барышында зыян күрүчеләр 1,4 млрд. сум күләмендә материаль зыян кайтартуны сорап дәгъва гаризасы тапшырган. Бу хакта Татарстан Югары суды хакиме Виктор Шашмаркин белдерде. - 600 зыян күрүче, шуларның 586сы материаль зыянны кайтартуны сорап дәгъва гаризасы тапшырды. Гомуми суммасы - 1 млрд. 444...
-
Яңгыр көтелә - тагын әйләнеп китерме
Республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы фаразланыла. Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә - 11-16, көндез 21 градус булачак. Байлар Сабасында көндез 19-24 градус җылы була, иртәңге якта һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, тизлеге 5 м/с.
-
Татарстанда терлек азыгының 30 проценты әзерләнгән
Татарстанда терлек азыгының 30 проценты әзерләнгән. Киләсе кышка шартлы бер терлек башына 10 центнер азык җитештерелгән. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Күпьеллык үләннәрдән 437,6 мең тонна печән һәм 1 млн 332,3 мең тонна сенаж әзерләнгән. Министрлыкта белдерүләренчә, калган терлек азыгын берьеллык үләннәрдән, күпьеллык...
-
Дүрт ел рәттән беренче булу хикмәте
Татарстанда ил Президентының "май указлары" ничек үтәлә? Кичә Хөкүмәт йортында әнә шул мәсьәләне тикшерделәр. Бездә аларның яртысыннан артыгы тормышка ашкан да инде. Тик республика җитәкчесе билдәге каешны бушатмаска киңәш итте. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлеге указларны тормышка ашыруны үзе тикшереп тора. "Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлешләрендә хакимият...
-
Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
-
Казан егете – Дөнья кубогы ярышлары җиңүчесе
Казанның Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбендә VII "Мәгълүмати технологияләр кубогы", ягъни рус шашкасы буенча Дөнья кубогы тәмамланды. Ярышларда Белорусия, Германия, Израиль, Молдовия, АКШ, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Финляндия һәм Россиядән 53 шашкачы катнашты. Казан егете, халык гроссмейстеры Дмитрий Цинман классик программа буенча дөнья чемпионатының Казан этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчы...
-
Казан үзәге офисларсыз кала
Шәһәр үзәге проекты ничек үзгәрәчәк, казанлыларны нинди яңалыклар көтә? Ниһаять, барысы да билгеләнде кебек. Казан Башкарма комитеты шәһәр үзәген үзгәртеп кору планировкасының соңгы проектын бастырып чыгарды. Нәтиҗәдә, җәяүлеләр кичүләре, метро станцияләре артачак, шәһәр үзәге вак офислардан арыныр, мөгаен. Планировка 1181 гектар җиргә кагылачак. Проект кысаларында Иске Татар бистәсе, Суконный бистәсендә...
-
Яңа туган баланы үз ишегалларына күмеп куйганнар
Әти-әнисе тереләй күмеп куйган бала гаиләдә көтеп алынган булмаган. Әрмәнстан гражданины белән Кукмарадан килгән ханым Алабуга районы Костенеево авылында үз ишегалларында сабыйдан котылу юлын тапкан. Бу хакта полициягә ир үзе хәбәр иткән. Хатыны белән талашканнан соң, ул берничә ел элек балалары тууы һәм аны тереләй күмеп куюларын сөйләп биргән. Әлмәт...